Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы — беренче унлыкта!

    Татарстан Президенты катнашында һәр атнаның шимбәсендә узучы видеокиңәшмәдә бу юлы да сүз юллар, төзелешләр хакында барды, авыл хуҗалыгы буенча районнарның рейтингы да билгеләнде.

    Татарстандагы 44 район арасыннан безнең Кайбыч районы кабат беренче унлыкка керде. Рейтингны эшчәнлектәге өч төп юнәлеш - игенчелек, терлекчелек тармагы һәм 2014 елда производствоның нәтиҗәлелегенә карап билгеләгәннәр. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбычның рейтингта тагын да югарырак позицияне алу өчен мөмкинлекләре зур булуына басым ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: