Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы благочинные, протоиерей Николай Ермолаев рус православие чиркәвенең юбилей медаленә лаек булды

    Казан һәм Татарстан епархиясенең Турминскийдагы Изге Троицк чиркәвенә йөрүчеләр, православлар гына түгел, ислам динен тотучылар да аны әлеге зур бүләге белән кайнар котлады. Иисус Христосның шәкертләренә тиңләштерелгән бөек князь Владимирның 1000 еллыгы истәлегенә чыгарылган әлеге медальне Казанда митрополит Феофан еллык эшчәнлекләренә йомгак ясаган җыелышларында тапшырды.

    - Бу медаль Кайбыч районында яшәүче православие динен тотучылар өчен алып барылган эшчәнлегемә куелган зур бәя ул, - диде Николай атакай безнең белән очрашуында. - Без монда гаиләбез белән 1996 елда Чувашия Республикасыннан килеп төпләндек. Күпмилләтле Татарстан җирендә, төрле конфессия вәкилләре яшәүче Кайбыч районында инде ничә еллар дәвамында дини эшчәнлек алып баручы кеше буларак, шуны ышанып әйтә алам: монда православие һәм ислам диннәре кешеләре һәрвакыт күршелектә, бер-берсен хөрмәт итеп яши. Без моның белән чиксез горурланабыз. 2006 елда Хөкүмәт ярдәме белән төзелгән ике катлы йортта яши башладык. Монда килгәндә улыбыз Вадим гына бар иде әле. Хәзер без күп балалы гаилә. Михаил, Ангелина, Роман Кайбыч җирендә үсте. Ангелина белән Роман Олы Подберезье мәктәбендә белем ала. Олылары - Казанда укый, студентлар.
    Кайбычта төрле дин һәм милләт кешеләре дини бәйрәмнәре белән котлаша, кунакка йөрешә икән, моның белән горурланыр­га кирәк. Бу - кыйммәте бернинди акчалар белән дә бәяләнми торган гаять зур байлыгыбыз. Мәчетләр ачылганда - попны, чиркәү, часовняларга муллаларны да чакыралар икән, бу православие белән ислам динендәгеләрнең бер-берсенә хөрмәт белән каравын күрсәтә. Узган ел җәй Колаңгыда "Минбәян" мәчетен ачу тантансына Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин да килде, мине дә чакырдылар. Безнең өчен иң мөһиме - кешенең җәмгыятьтә кайсы дин тарафдары булуы түгел, ә гореф-гадәтләрен, үз динен саклавы, башкаларга хөрмәт белән каравы. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән даими элемтәдә торабыз, медаль белән бүләкләнүем турында ишеткәч тә, иң беренче булып ул котлады. Тәүлекнең кайсы гына вакытында шалтыратсаң да, телефонны ала, игътибар белән тыңлый. Раштуа, Качману, Пасха һәм башка бәйрәмнәрдә дә ул гел безнең янга килә, "Кайбыч таңнары" газетасы аша да православие вәкилләренә котлауларын җиткерә. Православие дине бәйрәмнәргә бай, бөек бәйрәмнәребез генә дә уникегә җыела, башкалары да күп. Хәзер безгә элеккегә караганда игътибар өчләтә-биш­ләтә зуррак. Дөрес, без килеп төпләнгән елларда да бер кабинеттан да борып чыгармадылар, тыңладылар, хәлдән килгәнчә ярдәм кулы суздылар. Альберт Илгизәрович "Гөбенә" агрофирмасы җитәкчесе булып эшләгән елларында да, гәрчә без сорамасак та, чиркәү кирәк-яраклары өчен дип бухгалтерлары аша акча җибәрә иде. Ә бит ул үзе мөселман кешесе, әлеге сыйфаты аның халкын яратуын, барлык милләт вәкилләренә дә тигез каравын күрсәтә. Шул уңайдан күңелемә бик нык кереп калган тагын бер вакыйганы искә төшерәсем килә. Бу хәл унбиш еллап элек булган иде инде. Чүтидән Рәшит Вилдановның хуҗалыкта җитәкче булып эшләгән чагы. Күргән-аралашкан кешем түгел. Шулай җәйге кызу көннәрнең берсендә чиркәүгә килеп керде ул. "Сезгә печән кирәкме?" - ди бу миңа. Мин бөтенләй белмәгән татар кешесенең, мөселманның шулай ярдәм итәргә теләве бик нык гаҗәп­ләндерде. "Безнең терлекләр дә, печәнне алып кайтырга техника да юк бит", - дим моңа. Ә ул: "Мин бит сездән терлегегез, машинагыз бармы дип сорамыйм, ә печән кирәкме, дип сорыйм", - ди. Аптырагач, ризалаштым. Ишегалдына китереп аудардылар печәнне. Аны Чувашиядәге әнигә җибәрермен дип ике көн машина эзләдем. Әйткән булсам, үзләре үк әнигә илтеп куйган булырлар иде. Әмма печәнне бер кая да озатырга туры килмәде. Чиркәүне төзекләндерүдә булышкан бер эшчегә хезмәте өчен бирдем. Бу мисал үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Хәзер Рәшит Вилданов үзе дә дин юлында, Чүти авылы мәчетендә халыкка иман нуры тарата. Диннәребез төрле булса да, Аллаһ бер. Ходай ризалыгы белән киләчәктә дә бердәм булып яшәргә язсын иде.
    Николай атакайның тормыш иптәше Надежда Ермолаева да гел халык арасында.
    - Гаилә кыйммәтләрен саклау буенча алып барылган хезмәте мактауга лаек, - диде аның турында «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы җитәкчесе Рушания Лотфуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: