Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы буенча маммография тикшеренүе үтү графигы

    Районда 22 августтан 8 сентябрьгә кадәр авыллар буенча йөрүче маммограф эшләячәк.

    "Бу вакыт аралыгында районда яшәүче 893 хатын-кыз бушлай тикшеренү узарга тиеш, - дип хәбәр итте үзәк сырхауханә баш табибы урынбасары Алмаз Алиуллин. - Олы Кайбыч, Байморза, Турминский, Соравыл, Рус Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, Симәкидә яшәүче хатын-кызлар тикшеренү үтте инде. Графикта үзгәрешләр килеп чыкса, фельдшерлар бу хакта хәбәр итәчәк".
    - Диспансерлаштыру - халыкның сәламәтлеген даими рәвештә тикшерү алымы ул, - дип дәвам итте сүзен Алмаз Алиуллин. - Ул, беренче чиратта, халыкның иртә үлеменә һәм инвалидлыкка китерүнең төп сәбәпчесе булган йогышлы булмаган авыруларны алдан ачыклау максатында үткәрелә. Диспансерлаштыру кысаларында 39-78 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен мәҗбүри булган маммографик тикшерү үткәрелә. Әлеге диагностик процедура сөт бизләрен тиз, җиңел һәм төгәл итеп тикшерергә, андагы тайпылышларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
    Бу процедура нибары берничә минут вакытны ала, махсус әзерлек таләп итми һәм пациентка кыенлык тудырмый. Тикшеренү маммологлар тарафыннан тирәнтен өйрәнелә, шуннан чыгып, хатын-кыз сәламәтлегенә нәтиҗә ясала.
    Профилактик тикшеренүне 35 яшенә җиткән хатын-кызларга кимендә ике елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләргә елга бер мәртәбә үтәргә кирәк. Ә 45-50 яшьтән узган ханымнар аны ярты ел саен узарга тиеш. Яшүсмер кызлар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар искәрмә булып тора. Аларга маммографта тикшеренү кичектергесез очрак булганда һәм бары тик табиб күрсәтмәсе буенча гына үткәрелә.
    Бу елны 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938 елгы хатын-кызлар маммография үтәргә тиеш. Үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС алып килү сорала.
    Маммография узу графигы
    24 август
    8:00-12:00 сәгатьтә - Кошман
    13:00-17:00 сәгатьтә - Урсак урманчылыгы поселогы, Багай, Арыслан
    25 август
    8:00-12:00 сәгатьтә - Борындык, Бушанча,
    13:00-17:00 сәгатьтә -Кече Мәме, Шүширмә
    26 август
    8:00-12:00 сәгатьтә - Мәлки,
    13:00-17:00 сәгатьтә- Олы Подберезье
    29 август
    8:00-12:00 сәгатьтә - Мөрәле
    13:00-17:00 сәгатьтә Олы Урсак
    31 август
    8:00-12:00 сәгатьтә - Федоровское
    13:00-17:00 сәгатьтә - Ябалак, Кече Урсак
    1 сентябрь
    8:00-12:00 сәгатьтә - Кече Подберезье, Каргалы, Пләтәни,
    13:00-17:00 сәгатьтә - Ульянково;
    2 сентябрь
    8:00-12:00 сәгатьтә - Иске Тәрбит,
    13:00 дән - 17:00 сәгатьтә - Бортас, Салтыйган
    5 сентябрь
    8:00-12:00 сәгатьтә - Чүти,
    13:00-17:00 сәгатьтә - Кече Кайбыч;
    6 сентябрь
    8:00-12:00 сәгатьтә - Морат, Надеждино, Корноухово
    13:00 -17:00 - Иске Чәчкаб;
    7 сентябрь
    8:00-12:00 сәгатьтә - Хуҗа Хәсән,
    13:00- 17:00 сәгатьтә - Колаңгы, Бәли;
    8 сентябрь
    8:00 -12:00 сәгатьтә- Олы Тәрбит
    13:00 -17:00 сәгатьтә- Кече Колаңгы, Олы Колаңгы, Олы Кайбыч

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: