Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин: Бәраәт кичәсе җитте

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа с.г.в. әйтте: "Шөгбан аеның бүтән айлардан өстенлеге минем бүтән пәйгамбәрләр каршында булган өстенлегем сыман" дип. Белгәнебезчә, Мөхәммәд мостафа с.г.в. ахырызаман пәйгамбәре һәм Коръәни кәримдә Аллаһы тәгалә пәйгамбәребезнең җир йөзендә иң матур холык иясе икәнлеген белдерә. Шөгбан аенда эшләгән гамәлләрнең әҗере 700 мәртәбә арттырылып, бер нинди киртәсез күккә...

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа с.г.в. әйтте: "Шөгбан аеның бүтән айлардан өстенлеге минем бүтән пәйгамбәрләр каршында булган өстенлегем сыман" дип. Белгәнебезчә, Мөхәммәд мостафа с.г.в. ахырызаман пәйгамбәре һәм Коръәни кәримдә Аллаһы тәгалә пәйгамбәребезнең җир йөзендә иң матур холык иясе икәнлеген белдерә.


    Шөгбан аенда эшләгән гамәлләрнең әҗере 700 мәртәбә арттырылып, бер нинди киртәсез күккә ирешә. Шөгбан аенда булган иң изге гамәл ул ураза тоту. Шуңа да Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. шөгбан аен тутырып ураза тота иде.

    Кем дә кем Шөгбан аеның башында өч көн уртасында, өч көн ахырында өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешегә 70 пәйгамбәрнең әҗерен яза, ә аның дәрәҗәсе Аллаһы Тәгаләгә каршында җитмеш ел гыйбәдәт кылган кешенекенә тиң булачак, әгәрдә бу кеше бу елны дөнядан китә калса, шаһитләр исменнән китә торган булачак.

    Бигрәк тә шөгбан аеның 15 көнендә ураза тоту аеруча саваплы, чөнки шөгбанның 15 кичәсендә бәраәт кичәсе бар.

    Бәраәт кичәсендә Аллаһы тәгалә уяу булган догада булган кешеләрнең гөнаһларын кичерә, догаларын кабул итә. Бу кичә гөнаһлардан котылу кичәсе. Бәраәт кичәсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бөтен өммәткә шәфәгат кылу, ягъни, кыямәт көнендә бөтен өммәтне яклау дәрәҗәсенә иреште.

    Бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгалә кояш баеганнан соң әйтә: юкмы миннән гафу сораучылар, аларны гафу итәмен, бармы миннән нигъмәт сораучылар бирәмен, юкмы сәләмәтлек сораучылар, сәләмәтлек бирермен, ди. Һәм бу хәл иртәнге таңга кадәр дәвам итә.

    Бәраәт кичәсендә догалар кылу, пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, нәфел намазлары уку һәм Ясин сүрәсен уку хәерле.

    Быел безнең бәраәт кичәсе 1 июньгә туры килә ә көне 2 нче июньгә. 2 июньдә ураза тоторга теләүчеләр иртәнге 01:06 сәгаттә сәхәр ашауны тәмам кылып, 20:22 минутта ифтар кылырга тиеш булалар.

    n>

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: