Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы мөхтәсибәте мәдрәсәләргә яшелчә белән булыша

    Кайбыч районы мөхтәсибәтендә авылларда мәчетләрдә җыелган бәрәңгене Казан шәһәрендәге мөселман уку йортларына җибәрүне оештырдылар.

    - Район халкы быел да әлеге изге эштә бик теләп катнашты һәм авыллардагы мәчетләргә бәрәңге, кишер, суган, кабак, ташкабак китерделәр, - диде безгә район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин.
    Аның әйтүенчә, барлыгы 270 капчык бәрәңге җыелган, шуның 40 капчыгын Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар йортына тапшырганнар, ә калганы Казан шәһәрендәге "Мөхәммәдия" һәм "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәләргә озатылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: