Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы мәктәпләре Казанда ярминкәдә сату итте

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләр, һөнәр училищелары, лицейларда укучыларның үз куллары белән ясаган һәм җитештергән товарлары, авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ел саен ярминкә оештыра. Быел ул республиканың мәгариф оешмалары катнашында 30 сентябрьдә узды.

    «Казан» агропаркында үткән ярминкәдә Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Олы Кайбыч, Федоровское мәктәпләре коллективлары катнашты. Алар Казан халкына чагыштырмача арзан бәядән мәктәп яны участок­ларында җитештерелгән яшелчә, укучылар кулы белән эшләнгән әйберләр, сөт продуктлары, камыр ризыклары сатты. Федоровское укытучылары ярминкәгә килүче өлкәннәрне кайнар чәй, коймак белән дә сыйлады. Ярминкәдә сәүдә уңышлы барган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: