Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы пенсионеры - “Өченче буын” компьютер Land” бәйгесе җиңүчесе

    Казан шәһәрендә өлкәннәр арасында "Өченче буын" компьютер Land" бәйгесенең икенче этабы узды.

    Бу бәйгенең максаты - олы яшьтәге кешеләрнең тормыш рәвешенә компьютер технологияләрен кертү, дәүләт хезмәтләрен интернет аша түләү мөмкинлекләре белән таныштыру иде.
    Бу конкурста Кайбыч пенсионерлары - Олы Кайбычтан Исламия Нигъмәтуллина һәм Олы Подберезье авылыннан Наталья Николаева да катнашты. Наталья Николаева "Microsoft Office Word 2007 программасында иң яхшы эшләр" номинациясендә җиңүче булды. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: