Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы укучылары ГТО нормативлары тапшырырга әзерләнәләр

    Безнең буын ГТО нормативлары тапшырып үскән буын. Әле мәктәптә укыган елларыбызда, спорт белән ныклап шөгыльләнеп, ГТО значогы алу өчен тырыша идек. Хәзерге яшьләр аның ни икәнлеген моңа кадәр белмәсә дә, хәзер алар да безнең юлны кабатлый башлый. Бу елның 24 мартында Россия Президенты Владимир Путинның илебездә ГТО нормативларын кертү турындагы...

    Белмәгәннәр өчен аңлатып узам, ГТО - хезмәт һәм оборонага әзер ("Готов к труду и обороне") дигәнне аңлата. ГТО нормативлары Советлар Союзы чорында 1931 елда ук гамәлгә кертелгән һәм аны ул 10 яшьтән 60 яшькә кадәр кешеләрне колачлаган. Мәктәп укучылары, яшьләренә карап, биш категориягә бүленеп ГТО тапшырса, 18 яшьтән узган ир-егетләр һәм хатын-кызлар ун ел саен хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын раслаган. СССР таркалганнан соң, ГТО нормативлары тапшыру да онытылды. Аны яңадан кертү турындагы Указның максаты - физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халык сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән физик тәрбия бирү системасын булдыру. ГТО нормалары төрләренә килгәндә, мәҗбүриләре дә, сайлап алу мөмкинлеге булганнары да бар. Мисал өчен, мин 50-59 яшьлек ир-атлар тапшырырга тиешле нормалардан чыгып эш итәргә тиеш булам. Аерым алганда, бу яшьтәгеләр 13 минут эчендә ике чакрым (яки вакыт исәпләмичә генә өч чакрым) араны йөгереп үтәргә, бер минут эчендә аркага яткан килеш гәүдәне 20 тапкыр күтәрергә тиеш. Болардан кала, үзең сайлаган нормаларны да үтәргә кирәк. Моңа чаңгыда биш чакрым араны 38 минутта үтү (җәйге чорда яисә кар булмаган төбәкләрдә өч чакрымга йөгерү), 50 метрга йөзү, пневматик яисә электрон мылтыктан атып, мишеньгә 25-30 тапкыр тидерү һәм җәяү туристик сәфәр кылу кертелгән. Алда аталган сигез сынауның дүртесен үтәгән кешегә ГТОның алтын билгесе тапшырыла.

    Укучылар өчен ГТО нормалары 5 "баскычка", ягъни биш яшь категориясенә бүленгән. Бу категорияләргә 6 яшьтән 17гә кадәр укучылар керә.

    Әлеге юнәлештә район мәктәпләрендә дә эш алып барыла. 25 сентябрьдә физкультура укытучылары ГТО нормативлары тапшыруга багышланган семинар-киңәшмәгә җыелды. Олы Кайбыч мәктәбенең физкультура укытучысы Ленар Сибгатуллин җиденче класста үткәргән дәрестә ГТОның кайбер категорияләре буенча укучыларны сынап карады.

    Алар, вакытка карап, 60 метрга йөгерде, отжимание ясады, аякларны туры тотып, кулны җиргә тидерде. Биредә яңа төзелгән стадионда ГТО нормативлары тапшыру өчен барлык шартлар да тудырылган.

    Мәктәпнең актлар залында әлеге нормативларны тапшыру буенча җитди сөйләшү булды. Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов 20 сентябрьдә үткәрелгән йөгерү төрләре буенча шәхси-команда беренчелеге нәтиҗәләре, уку елы барышында үткәреләчәк ярышлар планы белән таныштырды.

    - ГТО нормативларын кабул итү өчен махсус әзерлек үткән, тиешле категориясе булган хөкемдарлар кирәк. Шуңа да физкультура укытучылары арасыннан берничә кешене әзерлек курсларына җибәрү зарур. Юкса, без кабул иткән нормативларны дөрес түгел дип табырга, шул сәбәпле, тиешле ГТО билгеләрен бирмәскә дә мөмкиннәр. Чөнки киләчәктә сәламәт булган һәркем ГТО нормативларын тапшырачак бит, - диде Юрий Михайлов.

    Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов та физкультура укытучылары, тренерлар белән уку елына билгеләнгән эш планына тукталды.

    Физкультура укытучылары үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләште. Аларны, кайбер мәктәпләрнең аз комплектлы булуы сәбәпле, ярышларга команда туплау мәсьәләсе борчый. Шуңа да командада малайлар саны җитмәсә, аны кызлар хисабына тулыландырырга килештеләр. Әйтик, хоккейда, волейболда, баскетболда командага кызларны да кертү рөхсәт ителә.

    Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин ГТО нормативларын кайсы чыганаклардан табу, нормативларны тапшыру графигы, аларны кабул итү өчен эшче группалар төзү, мәктәпләрдә спорт клублары оештыру мәсьәләләренә тукталды.

    - Мәктәпләрдә графикка туры китереп, һәр яшь категориясе буенча ГТО нормативларын кабул итеп, тиешенчә документларын тутырып куярга кирәк. Тиешле органнардан тикшерү булган очракта, бездә берни дә эшләнмәгән дип әйтерлек булмасын, - диде Рамил Зиннәтуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: