Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы янгын cүндерү – коткару гарнизонына яңа машина бирелде

    Әле шушы араларда гына республика шәһәр-районнарына янгын сүндерү һәм коткару техникасы бирү тантанасы узды. Казандагы теннис академиясе территориясендә үткән тантанада бүләкләнүчеләр арасында Кайбыч районы янгын cүндерү - коткару гарнизоны начальнигы Дамир Ибраһимов та бар иде. Безнең районга «Нива» машинасы бирелде.

    Яңа машиналар тапшыру тантанасы Россия Федерация­се гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Министр үз чыгышында Татарстанның халык тормышының иминлеген тәэмин итүдә иң алдынгы төбәкләрнең берсе булуын, янгын сүндерү- коткару гарнизоннарының тәүлек дәвамында иминлек сагында торуларын, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүләре турында сөйләде. Дамир Ибраһимов яңа техника өчен шатлануларын белдерде һәм эшчәнлекләрен тагын да яхшыртуда аның зур ярдәм булуын белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: