Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районына «Форд Мондео» автомобиле бүләк иттеләр

    Татарстанда муниципаль берәмлекләр Советы оешуның 10 еллыгы уңаеннан Казан Ратушасында узган тантанада муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына бирелгән «Форд Мондео» автомобиленең берсе Кайбычка кайтты.

    Тантана вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакировка муниципалитетларга 50 автомобиль сатып алу өчен сертификат тапшырды. 2010 елдан башлап Татарстанда районнарга барлыгы 1200 машина бүлеп бирелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: