Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • "Татпотребсоюз” җәмгыяте рәисе Мәхмүт Фәттахов кайбычлыларга нинди тәкъдимнәр җиткерде

    Элек, әле шәхси кибетләр булганчыга кадәр, авылларда кулланучылар җәмгыятенә караган берәр генә кибет бар иде. Әмма республиканың 16 районында алар бөтенләй юкка чыкты, шуның нәтиҗәсе буларак, 779 авыл бөтенләй кибетсез калган. "Татпотребсоюз" җәмгыятенең узган елдагы эшчәнлегенә багышланган җыелышта бу тармакны яңадан торгызырга кирәклегенә басым ясалып, аның элеккеге милкенең кая булуы,...

    Бу хакта Мәлки кулланучылар җәмгыятенә кил­гән "Татпотребсоюз" җәм­­гыяте рәисе Мәхмүт Фәт­тахов сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәх­мә­туллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Ма­каров, авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган җые­лышта сүз башта бөтен­ләй кибете булмаган авылларда яшәүчеләрне автолавкалар ярдәмендә көндәлек товарлар белән тәэмин итү хакында барды. Әлеге эш­нең бездә ничек оештырылуы хакында газетабызның 13 февраль санында язган идек инде. Мәлки кулланучылар җәм­гыяте кече авылларны шырпыдан башлап, икмәк, башка төр азык-төлек һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итә. Өстәвенә, Мәл­кидә җәмгыять өчен ике катлы бина да төзеп куйдылар. Аның беренче катында кибет, ә икенчесен­дә җитәкче кабинеты, бухгалтерия урнашкан. Ул бинаны Мәх­мүт Фәттахов кил­гән көн­не тантаналы төстә ачтылар.

    - Кулланучылар җәмгыятенең төп миссиясе - хә­зерләүләр белән шөгыль­ләнү, - диде ул җыелыш вакытында. - Авыл җирлекләре башлыклары яр­дә­ме белән халыктан шәх­си хуҗалыкларында җи­тештерелгән продукцияне сатып алуны оештырырга кирәк. Республиканың кайбер районнарында укучылар, дару үлән­нәре җыеп, үзләренә ях­шы гына акча эшли. Бу эшне сездә дә җайга салырга кирәк.

    Җыелышта сәүдә эш­чән­леген яхшырту буенча баш­ка фикерләр дә яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: