Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районына Украинадан тагын бер гаилә кайтып урнашты

    Украинадагы вәзгыять барыбызны да хафага сала. Аның күге тыныч түгел. Кем кем белән ызгыша, аңламассың да. Әмма шунысы бәхәссез, ул гади халыкның тынычлыгын алды. Анда яшәүчеләр, күпсанлы милләттәшләребез өчен йөрәк әрни. Язмыш җилләре адәм баласын төрле җирләргә ташлый шул. Донбасс шахталарына күмер чабарга заманында безнең яктан да бик күп кешеләр...

    Хәзерге вакытта Салтыйган авылында яшәүче Мәдинә һәм Фәрит Камалетдиновлар да шундый язмыш кичергән. Быел Украинадан туган якларына кайтып сыендылар алар. Икесе дә 1937 елда шушы авылда туган. 1958 елда армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, Донбасска китә.

    - Ул вакытта колхозда эшләүчеләргә хезмәт хакын бик аз түлиләр иде. Читкә китүемнең төп сәбәбе шул булды. Шахтада ике ел эшләгәннән соң, туган авылыма ялга кайттым. Шунда безнең өйдән берничә йорт аша гына яшәгән Мәдинәгә гашыйк булдым. Ялым төгәлләнгәч, бергәләшеп Донбасска юл алдык. Бу еллардан соң күп сулар акты инде. Мин 32 ел дәвамында шахтада, Мәдинә апагыз торак-коммуналь хуҗалыгында эшләде. Донбасс шәһәреннән ерак түгел Углегорск шәһәрендә яшәдек. Бердәнбер улыбыз Илдар да шунда дөньяга килде. Хәзер ул Енаково шәһәрендә үз йорты белән яши, озак еллар милициядә эшләп лаеклы ялга чыкты, оныкларыбыз да бар. Украи­нада чуалышлар башлангач, тынычлыгыбыз югалды. Еш кына без яшәгән шәһәрне Украина гаскәрләре утка тотты. Күршеләребез белән ике айга якын өебез подвалында яшәдек. Шунда Мәдинә апагыз аягын сындырды. Медицина ярдәме күрсәтергә сырхауханәләр эшләми. Без подвалда чакта йортыбызга снаряд тиеп җимерелде. Подвалга төшкәндә нинди киемнән идек, шул килеш бернәрсәсез калдык. Паспорттан кала барлык документларыбыз да юкка чыкты, - дип күргәннәрен күз яшьләре аша сөйләде Фәрит ага. - Углегорск шәһәрендә 55 ел гомеребез үтте. Бер мизгелдә гомер буе җыйган мал-мөлкәтебез дә юкка чык­ты. Без анда күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын иде. Волонтерлар ярдәме белән без - 30 кеше Россиянең Рос­тов шәһәренә килдек. Анда безне туганнарыбыз көтеп тора иде. Алар ярдәме белән башта Мәскәүгә, аннан Казанга кайтып җиттек. Мәдинә апагызны сынган аягы белән Яшел Үзән хастаханәсенә салдылар. Туган авылыбызга 1 майга кайтып җиттек. Туганнарга, авыл халкына рәхмәтебез зур, безгә бик булыштылар, - ди Фәрит ага.

    Салтыйгандагы туганнары Гөлсинә һәм Радик Камаловлар үзләренең элеккеге иске йортларын алар кайтканчы ремонтлап куйган. Ямьле сентябрь көнендә Мәдинә һәм Фәрит Камалетдиновлар белән очрашуга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм «Татарстанстат» җитәкчесе Валерий Кандилов та килде.

    - Безнең республикада ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм кулы сузалар. Кайбычта да шулай, - диде Альберт Илгизәрович. Тамырлары Салтыйганнан булган бер гаилә Донбасс­тан Казанга кайтып урнашты, бер гаилә Соравыл авылында яши. Гомер иткән җирләрен ташлап кайтулары бер дә җиңел булмагандыр аларга. Украинадагы вәзгыять безне хафага сала. Ә инде чит җирләрдән тынычлык эзләп кайткан якташларыбызны сыендыручыларга, ярдәм кулы сузган авыл халкына рәхмәтләрнең иң зурысын җиткерәм.

    Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да, башка авылдашлары да кулдан килгәнчә булышкан аларга. Авыл халкының бердәмлеге, изге күңелле булуы сокландыра. Халкыма хас сыйфатлар бу. Ә очрашу мул ризыклы табын артында узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, укучылар концерт та куйды. Камалетдиновлар хәзер Россия гражданлыгы алу артыннан йөри, документлар тапшырган инде. Туган ягыбыз­дан беркая да китмибез, диләр алар.

    «Шахтер кия кепкасын,

    Кулына ала лампасын.

    Көннәр буе җир астында

    Күрми дөнья яктысын»...

    «Шахта» көен еш искә ала яшьли читкә киткән шахтер. Андагы авыр хезмәт түгел, тынычсызлык борчый күңелен. Ә безнең Татарстан чын мәгънәсендә тынычлык җире ул. Украинадан кайт­кан күпме кешене үзенә сыендырды. Бездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвенең ачык мисалы бу.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: