Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында 28 декабрьдә төп чыршыны ачу тантанасы була

    Яңа елга санаулы көннәр генә түгел, санаулы сәгатьләр калып бара. Кыш бабайлар белән Кар кызлары Кайбычка килергә чыккан инде. Алар 28 декабрьдә Олы Кайбычка килеп җитәчәк.

    Район оешмалары, авыл җирлекләре Кыш бабайлары, Кар сылулары көндезге сәгать өчтә җәмәгатьчелек үзәгенә җыела. Бергәләп истәлекле фотога төшкәч, алар Кайбыч урамнары буйлап, быел ачылган яңа парктагы Төп чыршыны ачу тантанасына барачак. "Кайбыч" боз мәйданчыгы янындагы бу паркта сезне күңелле бәйрәм программасы көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: