Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында бер генә тапкыр түләнелүче биш мең сум күләмендәге акчаны пенсионерларга тапшыру тәмамланган

    Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, районда яшәүче 4612 пенсионерга бер генә тапкыр түләнелүче биш мең сум күләмендәге акча бирелеп беткән.

    Пенсия фондыннан бирелүче әлеге акчаны Кайбыч пенсионерларына җиткерү эше тәмамланган. Дөрес, 2016 елның 31 декабренә кадәр пенсиягә чыккан кешеләргә каралган акча аерым очракларда җиткерелмәгән, бу пенсионерның шәхси хәле, озак вакыт өйдә булмавы кебек сәбәпләргә бәйле. Пенсия фондыннан әйтүләренчә, аларга ул барыбер түләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, узган ел эшләмәүче пенсионерларның гына пенсияләре индексацияләнгән иде. Быел ул эшләүче пенсионерларга да бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: