Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында буалар буа башладылар

    Авылларда табигый сулыклар булу - янгыннарны үзвакытында сүндерергә мөмкинлек бирә.

    Узган атнада барлык авыл җирлекләрендә дә буалар буу буенча эш алып барылды. Иске Тәрбит авыл җирлегенә Турминскийда яшәүче Николай Новиков транспорт белән ярдәм итте, "Гөбенә" агрофирмасы иң зур ярдәмне күрсәтте. Шушы авылда яшәүче, "Ырым" хәйрия фондын оештырган Петр Семенов авылны төзекләндерүгә акчалата ярдәм күрсәтте. Шушы көннәрдә Иске Тәрбиттә изге апостоллар Петр белән Павел рухына төзелүче часовняның беренче нигез ташын да салдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: