Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында Булгария фаҗигасе корбаннарын искә алдылар

    2011 елның 10 июлендә Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында "Булгария" теплоходы су астына китте. Ярдан 3 чакрым ераклыкта 20 метр тирәнлеккә төшеп баткан көймә 122 кешенең гомерен алып китте, шуларның 28е балалар иде. 79 кеше коткарылды.

    Әлеге фаҗига Кайбыч районын да читләтеп үтмәде. Бу теплоходта Мәлки авылыннан Сергей Рябчиков, аның тормыш иптәше Ирина, Иске Тәрбит авылыннан На­талия Башурина һәм Альбина Иванованың гомере өзелде. Район социаль яклау бүлеге, пенсия фонды бүлеге җитәкчеләре Чулпан Камалиева һәм Гөлчәчәк Зиннурова фаҗигадә һәлак булучыларның әти-әниләре янында булды, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайгыларын уртаклашты, күчтәнәчләрен тапшырды. Аналарның йөрәкләре бүген дә әрни, күзләрендә - яшь бөртекләре.
    - Кызыбызны туганнарыбыз белән ел саен 10 июль көнне искә алабыз. Казан шәһәреннән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә ел да кайта. Үз баласын вакытсыз югалт­кан ата-аналар гына аңлый безнең хәлне. Мондый фаҗигаларны күрү берәүгә дә насыйп булмасын иде. Ел саен безне искә алганы өчен район башлыгына олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Людмила Башурина (рәсемдә).
    Беркемне дә битараф калдырмаган әлеге фаҗигадән соң инде биш ел вакыт узып китте. Балаларын, ата-аналарын, туганнарын югалткан кешеләр өчен бу һәлакәт әле һаман да яңа гына булган кебек. "Булгария" баткан Сөйки авылы янында мемориаль комплекс та ачылды. Анда баткан теплоход сурәте ясалган һәм һәлак булучыларның исемнәре язылган 8,5 метрлы хәтер дивары куелган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: