Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла

    24 мартта Россиякүләм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Ел саен үткәрелүче әлеге чараны "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый берлеге оештыра.

    Бу көнне "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итеп, бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин (Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт). Монда сезне кызыксындырган һәм борчыган сорауларга 8.00- 10.00 сәгатькә кадәр нотариус Ирек Гафуров, 10.00- 12.00 сәгатькә кадәр адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин, 12.00- 14.00 сәгатькә кадәр Федераль суд приставы хезмәткәре Рәмис Садыйков, 14.00-16.00 сәгатькә кадәр прокуратура хезмәткәрләре юридик ярдәм күрсәтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-16-19.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: