Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында чөгендер алу, силос салу эшләре дәвам итә

    Районыбыз хуҗалыкларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 октябрьгә барлыгы 2550 гектар мәйданда татлы тамыр җирдән казып чыгарылган. Бу барлык мәйданнарның 85 процентын тәшкил итә.

    Көннәрнең аяз, коры булуыннан файдаланып, чөгендер игүчеләр тиз арада татлы тамырны алып бетерергә, Буа шикәр заводына мөмкин кадәр күбрәк чимал тапшырырга тырыша. Әлегә барлыгы 89250 тонна шикәр чөгендере алынган, шуның 9367 тоннасы шикәр заводына озатылган. 10 октябрьгә "Дубрава" җәмгыятенең өченче филиалында 435 гектар мәйданда татлы тамыр казып аласы калган. Шикәр чөгендере алу белән беррәттән, җәмгыять филиалларында, "Подберезье" хуҗалыгында кукурузны силоска салу эшенә керештеләр. Быел район буенча азыкка кукуруз 3851 гектар мәйданда игелгән. 10 октябрьгә барлыгы 627 гектар мәйданда кукуруз урылган, 4 мең тонна силос салынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: