Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында да шәҗәрәләр белән кызыксынучылар бар

    Без җиде буын нәселебезне беләбезме? Борынгы бабаларыбыз кемнәр булган, ни белән шөгыльләнгән? Әти, әни ягыннан ерак туганнарыбыз кемнәр икән? Без боларны белергә тиеш һәм ул асылыбызны аңлау өчен кирәк. Балтачта Россия күләмендә үткәрелгән шәҗәрә бәйрәмендә еш яңгырады бу фикер. Әлеге чараны Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" иҗтимагый...

    Татарстанда беренче тапкыр үткәрелгән әлеге чараны уздыру урыны итеп нәкъ менә Балтачны сайлаулары очраклылык кына түгел. Чөнки монда авылы-авылы белән шәҗәрәләрен барлыйлар, бу эштә мәктәпләр, музейлар, китапханәләр үрнәк күрсәтә. Дөрес, моның өчен күп эзләнергә, Казан, Уфа, Мәскәүдәге һәм башка шәһәрләрдәге архивларга мөрәҗәгать итәргә, иске гарәп телендәге мәгълүматларны татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Бу бар кешенең дә хәленнән килә торган эш түгел, шуңа да ярдәм сорап җирлектәге энтузиастларга мөрәҗәгать итәләр. Карадуган авылындагы музейда да бар андый энтузиастлар. Бу музейда алтмышлап гаиләнең нәсел шәҗәрәсе саклана икән. Аларның күбесе ябалдашлары киң имән агачы рәвешендә эшләнгән, рамкаларда стенага элеп куелган. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ун еллар элек үк инде туган авылында яшәгән 227 кешегә нәсел шәҗәрәләрен төзеп биргән. Заманында безнең редакциядә дә эшләгән иде шәҗәрәләр белән мавыгучы кеше. Газетаны битләргә салучы Апас районының Ябалак авылы егете Шамил Сөнгатуллин компьютерда безнең хезмәткәрләрнең генә түгел, ә Олы Кайбычта, башка авылларда яшәүчеләрнең дә нәсел шәҗәрәсен төзегән иде. Әмма бик сирәгебез генә дүртенче, бишенче буынын белә булып чыкты. Ә Шамил, үз нәселен барлап, әллә кайсы шәһәрләрдәге моңа кадәр белмәгән туганнарын табып, җәй көне туган авылына кунакка җыйган иде. "Аларны сыйларга бер сарык кына җитмәде, кеше күп иде", - дип сөйләгәне истә калган аның. Олы Кайбычта яшәүче Рушания Лотфуллина да кызыксына нәселе белән:

    - Мин туксанынчы елларда әти ягыннан да, әни ягыннан да шәҗәрәбезне төзедем, җиде буынга барып җиттем дә, туктап калдым. Чөнки аннан соң яшәгән нәсел-ыруны белүчеләр юк иде. Бу эшкә яшьрәк чакта тотынырга кирәк икән. Чөнки өлкәннәр китә бара, сораштырырга кеше калмый.

    Безнең Кайбыч­та да шә­җәрәләр белән кызыксынучылар бар. Әмма эшебезне республика югарылыгында күрсәткәнебез генә юк. Безгә бу эшне системага салып, райондашларыбызга күрсәтә башларга кирәк. Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллинадан да үрнәк алырга була. Ул үзе кызыксынып, китапханәдә "Җиде буын бабагызны беләсезме?" дигән нәсел-шәҗәрә кичәсе дә уздырган.

    -Татар халкында шәҗә-­рәләр алып бару борын-борыннан килә. Һәрберебез, шәҗәрә чылбырының бер буыны булып, шул рәткә теркәләбез бит, - диде ул. - Әлеге кичәгә мәктәп укучылары үз нәселләреннән шәҗәрә төзеп килгән иде. Авылыбызда халкыбыз кичергән вакыйгаларны белүче өлкән яшьтәге кешеләр яши. Ләкин дөнья мәңгелек түгел. Алар белән безнең тарихыбызның нинди дә булса бер өлеше китә, югала. Шул уйлардан чыгып, китапханәдә шәҗәрә туплау эшен дәвам итмәкче булам. Тарихчы Марсель Әхмәтҗановның «Нугай Урдасы» китабы белән танышкач, Каюм Насыйри материаллары буенча төзелгән Ризаэтдин Фәхретдин шәҗәрәсе Кошман имамы шәҗәрәсе белән бәйле икәнлеген ачыкладым. Ризаэтдинның Санкт-Петербургтагы архивында аның Тау ягында калган кардәшләре тормышыннан кечкенә күләмле бер русча шәҗәрә дә саклана икән. Ул нәсел Бәрлебаш авылында Енайдаров фамилиясе белән мәгълүм була.

    Гөлия ханым кебек эз­лән­­сәк, шәҗәрәбез белән кызыксынсак, әллә нинди мәгълүматларга тап булачакбыз. Безнең районда да музей, хезмәткәрләре, китапханәчеләр, педагоглар, аерым кешеләр, Балтачтагы кебек, бу эшкә актив кушылырлар дип ышанасы килә. Шәҗәрәләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур аның!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: