Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында дәүләт телләрен саклауга һәм үстерүгә зур игьтибар бирелә

    "Бай һәм матур телебез, мәдәниятебез һәм рухи хәзинәбез татар халкын берләштерә. Монда "Татар теле", "Ана теле" һәм башка милли проектларның әһәмияте бик зур. Әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк." Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында шулай дип белдерде.

    Президент узган еллардагы юлламаларында да Татарстанда икетеллелекне тәэмин итү, татар һәм рус телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнүнең республикада милләтләр дуслыгын саклап калуның нигезе булуына басым ясый иде. Моның шулай икәнлеге күпмилләтле Кайбыч районында да ачык чагыла. Ә моңа нигез кечкенәдән, балалар бакчасы, мәктәптән үк салына. Әле шушы көннәрдә генә Ульянково төп мәктәбенә бардым. Беренче класста татар теле дәресе бара. Укытучыдан рөхсәт сорап, ялгызы гына утыручы Анжела исемле кыз янына барып утырдым. "Күңелле татар теле" дәреслеге аша Сәвия апалары: "Бу рәсемдә кем сурәтләнгән?" дип сораулар бирә. Партадашымның белемен тикшереп карау өчен "Это волк", - дип, бер рәсемгә пышылдап кына күрсәткән идем, ә ул миңа шулкадәр аптырап карады да, саф татарча итеп: "Юк, бу төлке", - дип, дөрес җавап бирде. Тагын бер рәсемгә күрсәтеп, юри русчалатып: "А это что за бабай?" - дим. Ул бу юлы да, миңа тагын да гаҗәпләнебрәк карады да, татарча: "Шүрәле ул", - диде. Гаиләсендә русча гына сөйләшүче бу кыз гына түгел, Ксения, Максим, Диана, Юлия, Камилә һәм башкалар да укытучының күп сорауларына, акцент белән булса да, дөрес җавап бирделәр. Дәрес беткәч, укучылардан әти-әниләрегез татарча белмидер инде, дип тә сорадым. Күбесе "белә" дип җавап бирде. Сораулы карашымны укытучыга төбим. Чөнки Ульянково - рус авылы.

    - Әйе, алар дөрес җавап бирде сезгә. Мин бу мәктәптә 20 ел элек татар теле укыта башлаган идем. Хәзерге укучыларымның күбесенең әти-әнисе миндә укыды, - диде Сәвия Низаметдинова. - Ә быелгы беренче класслар телне аеруча кызыксынып өйрәнә, әле ике ай гына укытам, татар телен тиз үзләштерәләр. Балалар бакчасында алган белемнәре дә ярдәм итә. Мәктәптә татар балалары өч-дүрт кенә, калганнары рус милләтеннән.

    - Әти-әниләр арасында татар телен укытуга ризасызлык белдерүчеләр юкмы соң?

    - Беренче эшләгән елларымда андыйлар белән сирәк булса да очраштым, ә хәзер юк.

    Балачакта өйрәнгән хәтердә тиз кала ул. Инглиз телен дә беренче класстан ук өйрәтәләр. Димәк, укучылар Татарстандагы ике дәүләт телен - рус һәм татар телләрен генә түгел, өченче халыкара телне дә үзләштерәләр. Узган ел Алина Шаландина исемле укучысы татар теленнән район буенча үткәрелгән олимпиадада икенче урынны алган, инде берничә ел элек мәктәпне тәмамлаган Татьяна Зиновьева республика буенча җиденче урынга чыккан. Ә Дарья Стерякова?! Саф татар телендә җырлаучы һәм сөйләшүче бу кызның рус милләтеннән булуын белүчеләр шакката.Татар җыры бәйгеләрендә дә катнашучы, хәзерге вакытта Казанда "Ворожея" ансамблендә дә җырлаучы Дарья кебек рус, татар телләрен тигез дәрәҗәдә хөрмәт итүче буын тәрбияли педагоглар.

    "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасындагы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дигән дәүләт программасы нигезендә мәгариф бүлеге үз программасын кабул итте.

    - Әлеге программа балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен тигез дәрәҗәдә өйрәнү, укыту - методик әсбаплар белән тәэмин итү, икетеллелек шартларында кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән, - диде мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров. - Райондагы 17 гомумбелем бирү мәктәбенең сигезендә уку-укыту - рус телендә, тугызында татар телендә алып барыла, берсе - татар һәм рус телле катнаш мәктәп. Татар телендә укыту үсешкә таба бара: 2012 елда ул 68, 83 процент булса, 2013 елда - 68,9, 2014 елда 69,42 процент булды. Бездә 18 балалар бакчасы бар, шуларның җидесе - рус авылларында һәм аларның барысында да татар теле укытыла. Кече Мәмедә балалар чуваш телен үзләштерә. Рус телендә сөйләшүче тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү максатында "Ана теле" дигән дистанцион мәгълүмати-методик проект кысаларында безнең районнан 12 тәрбияче телебезне өйрәнә.

    Ана теле" онлайн мәктәбе 9 бүлекне үз эченә ала. Һәр бүлектә яңа тема, фильм, күнегүләр бар һәм 299 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фото белән танышырга мөмкин.

    Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр дә туган телебезне саклауга, өйрәнүгә зур өлеш кертә.

    "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе Татарстанда икетеллелекне саклау һәм үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Сиксән елдан артык тарихы булган газета оешуының беренче көннәреннән үк татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Журналистлар тел сагында тора, хәбәрчеләребез төрле иҗади проектларда катнашып таныла, аларның абруйлы-фикер тәкъдимнәре күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим роль уйный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: