Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында «Экстремизмга – Юк» айлыгы кысаларында чаралар үткәрелә

    Бүгенге көндә милләтләр дуслыгы, конфессияара мөнәсәбәтләрнең ныклы булуы аеруча мөһим. Этник, социаль нигездә төрле низаглар килеп чыгуларны кисәтү, террорчылыкка юл куймау, мондый ямьсез күренешләргә карата җәмәгатьчелектә тискәре караш уяту максатында республикада ел саен «Экстремизмга - Юк!» дигән айлык үткәрелә. Быел да бу хакта Татарстан Президентының карары дөнья күрде.

    Әлеге карар яктылыгында безнең районда да 1-30 сентябрьдә шундый айлык үткәрү турында район башлыгының карары чыкты. Айлык барышында төрле чаралар үткәрелә. «Экстремизмга - Юк» айлыгы кысаларында 3 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә дә бердәм дәресләр узды. Укучылар арасындагы «Без халыклар дуслыгы яклы» дигән темага иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе дә шушы теманы чагылдыра. Бала мәктәп яшеннән үк террорчылыкның нинди зур фаҗигаләргә, югалтуларга китерүен аңлап үсәргә тиеш. «Без - бер ил. Без бер халык!» - яшьләрнең толерантлыкка, төрле милләт вәкилләренең мәдәни үсеше, дуслыгына багышланган форумы әнә шулай дип атала. Район үзәгендәге һәм авыллардагы китапханәләрдә дә экстремизмга каршы әңгәмәләр, «Татарстан - уртак йортыбыз», «Башкалар белән дус-тату яшәү», «Террорчылыкка каршы көрәш барыбызга да кагыла» исемле тематик күргәзмәләр үтә. Кайбыч полициясе хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр очракларында кеше күп булган урыннарда иминлекне тәэмин итү максатында тренировкаларда катнаша. Полиция, мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрелүче түгәрәк өстәл артындагы сөйләшү вакытында да милләтләр арасындагы низагларны кисәтү темасы буенча фикер алышачаклар. Иң мөһиме, террорчылыкка юл куймаска, аны вакытында кисәтә белергә, һәркайда уяу булырга, акны карадан аера белергә кирәк. Бигрәк тә милләтләр, төрле дин әһелләре арасында низаг тудыруга юл куелмаска тиеш. Бер-беребезгә хөрмәт, төрле милләт вәкилләре арасында бердәмлек, дуслык булганда террорчылыкка юл ачылмас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: