Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесендә катнашучыларны хөрмәтләделәр

    Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесендә катнашучыларны хөрмәтләделәр. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында үтте.

    - Республика бәйгесендә ел саен безнең районнан иң лаеклы кешеләр катнаша. Бу бездә талантлы, тәртипле, үз һөнәрен яратучы, тырышып хезмәт куючылар күп дигәнне аңлата, - диде район башлыгы, муниципаль тур җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырганда.
    Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә "Татарстан хатын-кызлары" төбәкара иҗтимагый оешмасы инициативасы белән ел саен үткәрелә. Иң элек Яшел Үзән шәһәрендә узган зона турында җиде районнан килгән 25 күренекле шәхес сәләтен күрсәтте. Анда Кайбыч районы вәкилләре дә уңышлы чыгыш ясады. Район туры җиңүчеләре ун номинациянең бишесендә катнашты: Ульянково авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова «Өченче буын героинясы", Кече Мәме мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Федотова - «Хатын-кыз - ана», Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков - «Ир-ат лидер», Иске Чәчкаб мәктәбенең музыка укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы Лютция Габидуллина «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият», Арысланда яшәп, Багай фермасында ясалма орлыкландыру технологы булып эшләүче Татарстанның атказанган терлекчесе Людмила Радионова «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинацияләрендә чыгыш ясады. Михаил Серяков һәм Людмила Радионова - зона туры җиңүчеләре. Алар барысы да тамашачыга үз авыллары, районыбыз һәм республикабыз үсешенә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга керткән өлеш­ләрен чагылдырган чыгышларын тәкъдим итте.
    - Кырык еллык стажы булган педагог үзенең бөтен гомерен балаларга белем бирүгә һәм аларны тәрбияләүгә багышлаган, ветераннарның һәм бөтен Ульянково авылы халкының хөрмәтен казанган ул, - диде алып баручы, сәхнәгә Нина Стерякованы чакырып.
    -Пенсионерлар белән эшләүне яратам. Лаеклы ялдагы кешеләр үзләре дә мине хуплый. Югыйсә, без "Яңарыш" фондына шулкадәр акча җыя алыр идек микән? Танышларым миңа еш кына "Әле пенсионерларны туган көне белән котлыйсың, әле инвалидларга концерт оештырасыз, бассейнга команда җыярга кирәк. Нәрсәгә сиңа бу эш? Яшә тыныч кына, синең гаиләң, балаларың, оныкларың..." дип әйтәләр. Ә балалар (мин ике кыз һәм бер ул үстердем) син пенсиягә чыккач та өйдә утыра алмыйсың, диләр. Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итүче улым кебек «Кем соң алайса, мин булмагач?» дип җавап бирәм. Өлкән кешеләр белән аралашып, аларның тормышын бизи алуыма мин чиксез шат. Вакыт-вакыт бу алар өчен түгел, беренче чиратта миңа кирәк кебек тоела! - диде өченче буын героинясы һәм аның сүзләре алкышларга күмелде.
    Аннан соң сәхнәгә чыккан ханым - терлекчеләр династиясеннән. Үзе әйтүенчә, ул тормышта җиңел юллар эзләмәгән. Терлекче тармагында эшләүче Людмила Радионова 1989 елдан бирле хезмәт куя. Бу көнне ул үзенең 50 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте. Аннан сәхнәдә интервью алган «хәбәрче» Надежда Кучумова аны гомер бәйрәме белән котлады.
    - Мәктәпне тәмамлагач, төзелеш техникумына укырга кердем. Ләкин бу һөнәр минеке түгеллеген аңладым. Унбиш ел савымчы булып эшләгәч, терлекчелек белән бәйле башка һөнәрләрне дә үзләштердем. Татарстанның атказанган терлекчесе исемен миңа бу сәхнәдә 2000 елда ул чагында республикабызның Премьер-министры булган Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Людмила Николаевна бар җирдә һәм бөтен эшкә өлгерә: өендә зур хуҗалык - унышар сыер һәм бозау, дуңгызлар, тавык­лар һәм казлар асрыйлар. Аның башкаруында яңгыраган «Мин башкача булдыра алмыйм» җыры һөнәренең язмышы икәнлегенә дәлил булды.
    Лютция Габидуллина җитәкчелегендәге "Салават күпере" балалар вокал ансамблен безнең районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ул - күпсанлы конкурслар лауреаты һәм дипломанты. Бу хакта конкурста катнашучы чыгышы өчен әлерләнгән презентациядә дә әйтелде. Коллегалары һәм укучылары, ярату һәм горурлык тулы хисләр белән, педагог турында Тукайга ияреп язылган шигырь сөйләде. Укытучының максаты - иҗади шәхес тәрбияләү, дип ассызыклады алар. «Лютция Әгъзамовна мөһим һәм зур эш башкара, - диде район башлыгы аңа Мактау кәгазен тапшырып. - Без Иске Чәчкабта шундый матур балалар ансамбле булу белән горурланабыз. Аның уңышлы булуы, беренче чиратта, бер кешегә -җитәкчесенә бәйле. Рәхмәт сезгә!»
    - Үзе ике бала тудырып үстергән һәм ата-ана назыннан мәхрүм булган биш баланы тәрбиягә алган, - әлеге сүзләр белән алып баручылар сәхнәгә Елена Федотованы чакырды. - 32 ел гомерен мәктәп эшенә багышлаган, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнгән ул.
    Тәрбиягә алынган барлык биш бала да - Максим, Кирилл, Татьяна, Михаил һәм Дмитрий һәм үз улы Дмитрий Федотов яраткан әниләрен котларга килгән. Ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны тәрбияләүнең икеләтә җаваплылык таләп итүен һәм бу гамәлнең батырлыкка тиң булуын беркем дә инкарь итмидер. Кешегә өмет бүләк итүче бу олы йөрәкле ханым мактауга һәм хөрмәткә лаек. «Без ирем белән балалар елмаюы иң мөһиме икәнлеген аңладык, - диде Елена Алексеевна.
    Михаил Серяков та гомерен балаларга багышлаган.
    - 36 ел Федоровское мәктәбендә эшли: энергияле, көчле рухлы, җаваплы һәм белемле лидер, халык мәгарифе отличнигы, һөнәри, җәмгыять һәм җитәкчелек өлкәсендә зур уңышка ирешкән ул, - «Ир-ат лидер» номинанты адресына әнә шундый сүзләр яңгырады.
    -Мин укучыларыбызның мәктәптән олы тормышка мәрхәмәтле, яратырга, хөрмәт итәргә һәм кеше хәленә керә белергә сәләтле, чын кеше булып аяк басуларын телим. Аларны артымнан ияртеп, күрә, ишетә, таба, аңлый һәм нәтиҗәләр ясый белергә ярдәм итәргә тырышам, - диде Михаил Александрович.
    Ул җитәкләгән мәктәптә төрле милләт балалары белем ала, ә «Дуслык чәчәге» фестивале традициягә әверелде. Федоровское мәктәбе «Дөнья буяулары» республика конкурсында беренче урынны алган. Белем йортының иҗат төркеме башкаруындагы биюне һәм Регина Миназова башкаруындагы татарча җырны тамашачы яратып кабул итте. Директор фикеренчә, кешенең язмышы бары тик аның үзеннән тора. Ә үз тормышы - якты, матур һәм киңкырлы.
    Конкурста катнашучыларның чыгышлары Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары, "Уңышка илтүче юл" республика бәйгесе лауреаты Азалия Җәләлетдинова, район мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Шамилова һәм бәйрәм кунаклары - татар эстрадасы җырчысы Руслан Галимуллин һәм виртуоз гармунчы, Әтнә музыка мәктәбе педагогы Рамил Шәрәфиев башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: