Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында елның иң яхшы класс җитәкчесен ачыкладылар. Фото

    Бу атнаның чәршәмбесендә дәрестән тыш эшләр үзәгендә елның иң яхшы класс җитәкчесен ачык­ладылар. "Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында узган бу чараның максаты - мәгариф системасында тәрбия эшен камилләштерү һәм педагогик тәрбия бирү мәйданын киңәйтү. Анда Олы Кайбыч, Олы Урсак, Хуҗа Хәсән, Федоровское, Иске Тәрбит, Олы Подберезье, Кече Мәме, Мөрәле, Колаңгы, Иске...

    Беренче этапта алар үзләре белән таныштырып, презентация күрсәтсә, икенчесендә тәрбия эшчәнлеге буенча проект тәкъдим иттеләр. Класстагы педагогик тәрбиянең максаты укучы балаларны һәрьяклап камилләштерүгә юнәлгән. Моңа һәр укытучы, һәр тәрбияче үзеннән аерым өлеш кертә. Аларның һәркайсының шул хезмәте бер юнәлешкә туп­лансын өчен гомуми үзәк - туп­лап торучы кирәк. Класс җитәкчесенең, әнә шундый бер туплаучы, юнәлешләрне берләштерүче үзәк икәнен укытучылар үз мисалында дәлилләде.
    - Мин Иске Тәрбит мәктәбендә инглиз телен укытам һәм 10 классны җитәклим. Әлбәттә, дулкынланам, чөнки бәйгедә беренче тапкыр катнашуым. Ул миңа тәҗрибә өстәр дип уйлыйм, - диде Татьяна Абульханова.
    Ә менә Колаңгы мәктәбе укытучысы Зилә Җиһаншина анда икенче тапкыр катнаша.
    - Былтыр без читтән торып катнашкан идек, ягъни конкурска килгән материалларны якламадык, ә быел инде презентация белән чыгыш ясыйбыз. Мәктәптә минем классым иң яхшылардан санала, уңышларыбыз да күп, төрле чараларда катнашып киләбез, шуңа күрә дә мине кабат бәйгегә тәкъдим иттеләр, - диде ул.
    Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, урынбасары Рамил Зиннәтуллин, методистлар Агния Шоркина һәм Ландыш Зиядиева, былтыр "Елның иң яхшы класс җитәкчесе" бәйгесенең район туры җиңүчесе, хәзерге вакытта Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Елена Алексеева бәяләде. Беренче урынны Федоровское мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Бутрова яулады, Олы Подберезьедан физика укытучысы Наталья Николаева - икенче, Татьяна Абульханова өченче урынны яулады. Җиңүче зона ярышында катнашачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: