Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында гражданнарның үзара салымы буенча җирле референдумнар үткәрү көне билгеле булды

    Кайбыч муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе 2002 елның 12 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокук­лары һәм референдумда катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында"гы 67 нче федераль закон, Татарстан Республикасының 2004 елның 24 мартында дөнья күргән "Җирле референдум турында"гы 23 нче законы нигезендә 2017 елның 19 ноябрендә районның барлык авыл...

    Референдумда авыл җирлегендәге 18 яше тулган һәрбер кешедән 2017 елда үзара салым җыю мәсьәләсе карала. Үзара салым акчасына башкарылучы эш төрләре авыл җирлекләре Советлары карарларында билгеләнгән. Алар белән авыл җирлекләре сайтларында һәм махсус мәгълүмати стенд­ларда танышырга мөмкин. Референдум 19 ноябрьдә 7.00-20.00 сәгатькә кадәр сайлау участокларында уза. Бу хакта район территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: