Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында халык җыеннары башланды

    Гыйнвар аенда ел саен барлык авыл җирлекләрендә дә халык җыеннары уза. Анда ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясыйлар, алдагы елга яңа бурычлар билгелиләр. Әлеге чара «Бердәм Россия» партиясе көннәре кысаларында оештырыла.

    Халык җыеннары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, сәламәтлек саклау, прокуратура, полиция, ветеринария берләшмәсе, иминиятләштерү кампанияләре һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашында үтә. Алар халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Җыен кичә Надеждинода булды. Бүген ул Кече Мәмедә үтә. 16 гыйнварда Колаңгыда (10.00 сәгатьтә башлана), 18ендә Мөрәледә (13.30 сәгатьтә), 19ында Олы Урсакта (13.30 сәгатьтә), 20сендә Кошманда (13.30 сәгатьтә), 21ендә Борындыкта (13.30 сәгатьтә), 22сендә Ульянковода (13.30 сәгатьтә), 23ендә Ябалакта (11.00 сәгатьтә), 25ендә Иске Тәрбиттә (14.00 сәгатьтә), 26сында Мәлкидә (13.30 сәгатьтә), 27сендә Чүтидә (14.00 сәгатьтә), 28ендә Хуҗа Хәсәндә (14.00 сәгатьтә), 29ында Олы Подберезьеда (14.00 сәгатьтә), 30ында Багайда (10.00 сәгатьтә), 1 февральдә Федоровскоеда (14.00 сәгатьтә), 2сендә Олы Кайбычта (14.00 сәгатьтә) узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: