Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында ике атнада ике янгын чыккан

    Яңа елда гел шатлык-сөенечләр генә көтсәк тә, тормышта аянычлы хәлләр дә булып тора. Гыйварның 3еннән 4енә каршы төнендә Федоровское авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыга. Татарстан буенча 8нче Федераль янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе урынбасары Рамил Галимҗанов хәбәр иткәнчә, диспетчерлык пультына янгын турында хәбәр килеп төшә.

    Янгын нәтиҗәсендә сарайның түбәсе яна. Сәбәпләрен тикшергәннән соң, утның электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыгуы ачыкланган. 13 гыйнварда Соравылда кеше яшәми торган йорт та янып көл булган. Янгын төн уртасында чыккан. Ә менә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехника куллану кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тарту фактлары теркәлмәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: