Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында инвалидлар сәхнә тотты

    Язмыш дигәнең адәм баласы алдына нинди генә сынаулар куймый. Аларга бирешмичә, авырлык­лар алдында сабырлык саклый белгән кешеләр һәрвакыт сокландыра. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә - күркәм сабырлык үрнәге, чөнки алар сынауларга сыкранмыйча яши, һәркайсын тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм берләштерә. Алар арасында иҗат, кул эшләре һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр бихисап....

    Районыбызның төрле авылларыннан килеп, сәхнә тоткан физик мөкинлекләре чикле кешеләрдәге дәрт-дәрман, осталык һәм сәләт, үз-үзең­не тоту сау-сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куярлык иде дисәк, һич тә арттыру булмас, мөгаен. Олы Тәрбиттән Галина Уткина, Иске Тәрбиттән Петр Башурин, Мөрәледән Сәрия Фәттахова, Надеждинодан Валентина Кузнецова, Олы Кайбычтан Алинә Хәйретдинова, Кыр Буасыннан Владимир Лебедев башкарган җырлар җаннарны иркәләде. Надеждинодан Ольга Ветлугина белән Кече Урсактан Асия Йосыпованың нәфис сүзгә осталыгы тамашачыны сокландырды. Кече Урсактан Маһинур апа Фәизованың дәртле биюе күңелләрне җилкендерде. Шул ук авылдан Ильяс абый Гәрәев, Олы Тәрбиттән Петр абый Кисапов, Мәлкидән Кузьма абый Ивановның җанга тансык гармун моңнары тамашачыны әсир итте. Фестивальдә чыгыш ясаучыларның берсен генә дә аерып әйтәсе килми. Алар барысы да сәләтлеләр. Шулай да тумыштан якты дөньяны күрүдән мәхрүм булган Кузьма абый белән аралашмыйча түзә алмадым. Чөнки дөм сукыр килеш өздереп гармун уйнау, соңгы вакытта сирәгәйгән, ләкин һич кенә онытылмаган моңнарны халыкка җиткерү - сокландыргыч күренеш. Шундый оста итеп уйнады ул! Аның күзләре күрмәсә дә, бармаклары күрә сыман кебек тоелды миңа. Баксаң, Кузьма абый гармун уйнарга үзлегеннән кечкенә чагында ук өйрәнгән, шактый еллар балалар бакчасында нәниләрне җыр-биюгә өйрәткән, хәзер үзе дә, тормыш иптәше Елизавета апа да лаек­лы ялда.
    - Бүгенге җылы очрашу минем күңелемә хуш килде, рәхмәт тамашачыларга, көчле алкышларын кызганмадылар, - диде ул. - Шулай ук бу фестивальне оештыручыларга да рәх­мәт хисемне белдерәм. Алга таба да безнең өчен шундый җылы очрашулар оештырылсын иде.
    Надеждинодан килгән Ольга Ветлугинага да фестиваль бик ошаган.
    - Мин дулкынландым, чөнки сәхнәдә еш чыгыш ясарга туры килми. Бигрәк тә җитмеш яшьлек Маһинур апа мине гаҗәпләндерде. Күпме көч һәм дәрт әлеге ханымда. Олы яшьтә шулай бии алу - сокландыргыч! -диде ул хис-кичерешләре белән уртаклашып.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин фестивальдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде:
    - Шундый матур концерт куеп, ял иттергәнегез өчен барлык тамашачылар, район халкы исеменнән сезгә олы рәхмәтләремне ирештерәм. Безнең районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яши, сез бүген моны сәхнәдә дә күрсәттегез, - диде ул. - Беркайчан боекмагыз, чөнки сез үз гомерегездә бик күп эшләр башкарып, бу тормышта күпкә ирешкән кешеләр. Сезнең алдыгызда баш иеп рәхмәт әйтәбез, - диде ул.

    Чыннан да, фестивальдә катнашкан физик мөмкинлекләре чикле кешеләр -тормышны яратып, иҗаттан тәм табып, аңа чикләр булмавын исбатлап яшәүчеләр. Алар белән очрашып, аралашып кайткач, мин әз генә уңышсызлыкка очрап, көймә комга терәлгән мизгелләрдә сабыр итә, борчу-мәшәкатьләрне алар түземлеге үрнәгендә үткәрә белергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: