Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында кибет янды

    Бүген иртәнге сәгать алтынчы яртыда янгын сүндерү частенә Ябалак авылында кибет януы турындагы хәбәр керә.

    Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Илшат Шәфигуллин редакциягә бу хакта болай дип хәбәр итте:

    -Әлеге кибет "Кайбыч кооператоры" җәмгыятенә карый. Беренчел тикшерүләр янгынның электр җиһазыннан чыгуын күрсәтә. Сәүдә залындагы продукция тулысынча янып бетте, ә складтагы товарларга зыян килмәгән. 2012 елда бу җәмгыятьнең барлык кибетләре дә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүенә тикшерелгән иде. Әмма Ябалактагы әлеге кибеткә хәзергә кадәр сигнализация куелмады. Сигнализация булса, бу кадәр зыян да килмәгән булыр иде.

    Хәзер тикшерү эшләре дәвам итә. Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре халыкны уяу булырга чакыра. Чөнки соңгы араларда янгыннар еш күзәтелә башлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: