Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә йомгак ясадылар

    Узган атнада район мәдәният йорты балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны һәм районның оешма-предприятие җитәкчеләрен үзенә җыйды. Биредә быел унынчы мәртәбә үткәрелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясалды. Аның кысаларында күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, чит гаиләгә тәрбиягә алынган һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга мәктәп һәм спорт формалары, портфельләр...

    Әлеге чара акциягә йомгак ясау гына булып калмыйча, мәктәпкә җые­ну бәйрәменә әверелде. Тамаша залы төрле төстәге шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән иде. Быел мәктәп бусагасын атлап керәчәк «Миләшкәй» балалар бакчасы чыгарылышлары, Олы Кайбыч мәктәбе укучылары тамашачыларны матур җыр­лары һәм биюләре белән шатландырды.
    Бәйрәмне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачып җибәрде:
    - Күркәм традиция буенча, без кабат «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясыйбыз. Әлеге хәйрия акциясе елдан-ел киңрәк колач җәя. Беренче елны, 2006 да 68 укучыга уку кирәк-яраклары тапшырылса, быел без 160 тан артык баланы сөендерәбез, - диде ул. - Шушы акциягә кушылып, укучыларны шатландырган өчен оешма-предприятие коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә олы рәхмәтемне ирештерәм. Барлык балалар да "4" ле һәм "5"ле билгеләренә генә тырышып укыр дип ышанам.
    Район мәктәпләренең төрле сыйныфларында белем алучы укучыларга уку кирәк-яракларын һәм кием-салымны тантанага махсус килгән җитәкчеләр тапшырды. Алар балаларга изге теләкләрен дә ирештерде. Шулай ук һәр укучыга тәм-том да бирелде.
    Акчалата ярдәмнән тыш, һәр елдагыча, элемтәчеләр быел да махсус бүләк әзерләгән. Район элемтә узелы начальнигы Игорь Канашов беренче класска баручы биш балага уку-язу әсбап­лары тутырылган портфельләр тапшырды.
    "Гаилә гаиләгә ярдәм итә" акциясе дә укучыларга мәктәпкә җыенырга булышлык итүнең махсус чарасы булып тора. Социаль яклау бүлеге тарафыннан Олы Кайбыч мәктәбе волонтерлары, район мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә ул быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Бу акция кысаларында якшәмбе базарында махсус куелган савытка кемдер акча салды, кемдер уку кирәк-яраклары һәм кием-салым калдырды. Кыс­касы, теләге булган һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте.
    Бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ балаларга әлеге акция барышында җыелган акчага алынган уку-кирәк яракларын һәм шулай ук ярдәм итүчеләр тапшырган бүләкләрне дә тапшырдылар.
    Барлык балаларның да йөзендә шатлыклы елмаю иде. Олы Подберезьедан килгән Полина Артамонова да куанган.
    - Мин беренче класска укырга барам. Мәктәпкә бик барасым килә. Әбием уку өчен кирәкле күп кенә әйберләрне алды инде. Бүген миңа бик матур портфель тапшырдылар. Эчендә китап-дәфтәрләре дә бар! - диде кызчык.
    Мәлкидә яшәүче Надеж­да һәм Михаил Маланьевларның быел дүрт уллары - Илья, Никита, Иван һәм Дмитрий мәктәпкә укырга барачак. Бер баланы җыендыру да шактый зур финанс чыгымнары сораган хәзерге заманда дүрт баланы мәктәпкә озату бер дә җиңел түгел. Ләкин Надеж­да Георгиевна зарлана торганнардан түгел.
    - Аллаһы Тәгалә ярдә­меннән ташламый. Шөкер, туганнар, якыннар булыша, - диде ул. - "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында да ел саен ярдәм күрсәтелә. Быел улыбыз Димага уку-язу кирәк-яраклары тутырылган сумка бирделәр. Әлеге акцияне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт!
    Белем йортлары укучыларны көтә, балалар да мәктәпкә әзер. Бер атнадан сихри кыңгырау яңа уку елына старт бирер һәм мәктәпләр яңадан балаларның шат авазына күмелер. Быелгы уку елы да барлык укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен уңышлы булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: