Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында ничә кеше социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана?

    Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегеннән 1 августка алынган мәгълүматларга караганда, безнең районда социаль хезмәтләр җыелмасыннан 1802 кеше файдалана, 1173 кеше аннан баш тарткан. 2016 елның 1 февраленнән мондый җыелманың бәясе 995,23 сумны тәшкил итә.

    Бу суммага түбәндәгеләр керә:
    - табиб рецепты буенча кирәкле дарулар белән тәэмин ителү - 766,55 сум;
    - медицина күрсәтмәләре буенча тиеш булган очракта санаторий-курортларга юллама алу - 118,59 сум;
    дәвалау урынына шәһәр яны тимер юлы транспорты белән, шулай ук шәһәрара транспорт белән бару-кайту - 110,09 сум.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: