Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында ничә кеше туберкулез йоктырган?

    Туберкулез авыруы 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләрнең сәламәтлеген югалтуга сәбәпче булып тора. 2014 елда безнең районда туберкулез белән авыручы биш кеше ачыкланган, ике кеше кабат шушы чир белән авырган, бер авыру туберкулезга каршы диспансерда вафат булган.

    Бу йогышлы авыру хакында тулырак сөйләвен үтенеп, Кайбыч үзәк сырхауханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Алмаз Алиуллинга мөрәҗәгать иттек.

    - Туберкулез - инде мең еллар элек килеп чыккан чир. Дөньяда ел саен тугыз миллионга кадәр авыру ачыклана. Кеше организмына үтеп кергән туберкулез таякчыклары анда гомер буена кала һәм авыру теләсә кайсы вакытта баш калкытырга мөмкин. Авыруның көчәюе-көчәймәве - организмның төрле чирләргә каршы торучанлыгына бәйле. Хәлсезлектән интегүчеләр, стресс кичергән, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан, тәмәке тартучы кешеләр бу авыруга тиз бирешүчән. Организмы ныклы, йончымаган кешеләрдә яшерен туберкулез инфекциясе, гадәттә, баш калкытмый.

    Куркыныч авырудан ничек сакланырга?

    - Аны булдырмау чаралары бала дөньяга килүгә үк башланып китә. Авыруны профилактикалау өчен яңа туган сабыйга бала тудыру йортында ук "БЦЖ" вакцинасы ясала. Әлеге процедура ярдәмендә балалар һәм үсмерләр арасында туберкулез куркынычы кими. 15 яшькә кадәр чирне алдан ачыклау өчен балаларга ел саен Манту ясала, диаскин тесты үткәрелә. Чир күзәтелсә, реакция уңай була һәм, диагнозны ачыкларга, дәвалану үткәрү өчен, баланы кичекмәстән тикшерергә кирәк. Туберкулезның үпкәдәге формасын ачыклау өчен флюорография ярдәм итә. Бу - организм өчен зарарсыз тикшерү. Туберкулезның мәкерлелеге шунда - авыруның алдагы стадиясе үзен берничек тә сиздерми. Кеше үзен сәламәт хис итә, сәламәтлегенә зарланмый, хәтта йөткерми дә. Бары тик планлы рәвештә тикшерү генә диагноз куярга һәм дәвалануны башларга мөмкинлек бирә. Флюорография ярдәмендә генә халык арасында туберкулез белән авыру дәрәҗәсен киметергә мөмкин булды.

    Сәламәтлегебез - безнең кулда!

    Дәвалану нәтиҗәсе медицина хезмәткәренә генә бәйле түгел. Авыру кеше үзен сакларга һәм яман гадәтләрдән ерак торырга, табиб билгеләгән режимны төгәл үтәргә тиеш. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, шәхси гигиена таләпләрен, санитария кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Гаиләдә туберкулез белән авыручы булса, бу бигрәк тә мөһим. Сәламәтлегегезне ныгыту белән көн саен шөгыльләнеп, сез үзегезне хәзерге заманның куркыныч авыруларыннан саклый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: