Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында пай җирләре өчен исәп-хисап ясыйлар

    Авыл җирлекләрендә ел саен үткәрелүче халык җыеннарында залда утыручылар еш кына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга пай җирләренә түләү бәясенә кагылышлы сорауларын бирә. 2017 елга кадәр агрофирмалар пай җиренең һәр гектарына 500 сум исәбеннән исәп-хисап ясый иде. Быелдан башлап, пай җиренең һәр гектарына 600 сум түләү карала. Район башлыгы пай хуҗаларына...

    Әлеге мәсьәлә буенча без "Дубрава" җәмгыятенең пай җирләре өчен халык белән исәп-хисап ясауны контрольдә тотучы белгеч Гүзәл Җамалетдиновага да мөрәҗәгать иттек.
    - Безнең җәмгыятьтә халыкның 1692 гектар мәйданда пай җирләре исәпләнә. Халыкның пай җирләрен арендалаган өчен аларга бодай, арпа, печән, салам каралган. Печән, салам, арпаны барлык авылларда да алдылар инде. Хәзерге вакытта бодай Мәлки кустына бирелде, Олы Урсак, Мөрәле, Федоровское авыллары халкына бирелә башлады. Якын көннәрдә башка авылларда да бу эш башлана. "Ак Барс" җәмгыяте вакытында һәр пай җире хуҗасы белән килешү төзелгән иде, хәзерге вакытта ул килешүләрне "Дубрава" җәмгыятенә күчерәбез, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: