Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында силос салу дәвам итә

    Быел район буенча 4237 гектар мәйданда кукуруз чәчелгән иде.

    12 ноябрьгә барлык мәйданнарның 4092 гектарында кукуруз урылган. Бер үк вакытта кырдан яшел масса силоска да салына, малларга да ашатыла. Районыбыз механизаторлары силос салу планын арттырып үтәде. Әйтик, "Яңа юл"да ул - 194, икенче филиалда (Алтын кырлар) - 110, өченче филиалда ("Гөбенә") - 110 процентка үтәлгән. Район буенча барлыгы 57,5 мең тонна силос салынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: