Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында спиртлы эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән тракторчы тоткарланган

    Хәмер эчүдән тыела алмаган транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне штрафларның күләме дә, таныклыктан коры калу да, юлларда һәлакәт китереп чыгару ихтималы да куркытмый. Вакыт үтеп, айныгач, бәлки үкенәләрдер дә, ләкин терсәкне тешләп булмый шул.

    Кайбыч ЮХИДИе инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 12 февральдә алар, Иске Тәрбит авылы юнәлешендә рейдка чыккан. Соравыл авылына барып җиткәч, юлдан баручы "Беларусь" тракторын туктаталар. Документларын тикшергәндә, аннан спиртлы эчемлек исе килүен сизеп алалар. Аның бу гамәле Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 частена туры килә: спиртлы эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итү. Әлеге тракторчыга карата беркетмә теркәлеп, карар кабул итү өчен документлары җәмәгать судына җибәрелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: