Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында тагын бер күпфункцияле үзәк төзелә

    Бәрлебаш авылында элекке клубның заман таләп­ләренә җавап бирмәве сәбәпле, биредә яңа күп функцияле үзәк төзелә башлады.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, төзүчеләр җир эшләрен төгәлләп, нигез ташларын урнаштырган. Йөз урынга исәпләнгән үзәк үз эченә почта бүлекчәсен һәм авыл китапханәсен дә алачак. Яңа күп функцияле үзәк бинасын агымдагы елның 20 июленә тапшыру планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: