Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында тагын ике Беккер биотермик чокыры файдалануга тапшырылды

    Соңгы елларда Беккер биотермик чокырлары төзү буенча районда күләмле эш башкарылды. Халык телендә үләт базы дип йөртелүче мондый чокырлар 2013 елдан башлап Олы Урсак, Борындык, Федоровское, Мәлки, Олы Подберезье, Чүти, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә төзелгән булса, күптән түгел генә алар Иске Тәрбит белән Кошманда да файдалануга тапшырылды. Район башлыгы Альберт...

    Ике җирлектә дә биотермик чокырлар ике метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган. Тугыз-ун метр тирәнлектәге чокырга диаметры өч, биеклеге тугыз метрлы тимердән эшләнгән савыт урнаштырылган. Әлеге савыт тирәсе бетон белән ныгытылган, һава суыру торбасы калдырылган. Чокыр янындагы будкада ветеринария белгече мал түшкәсен ярып, үлем сәбәпләрен ачык­лый, анда эш киемнәре, дезинфекция кирәк-яраклары саклана. Әлеге эшләрне шәхси эшмәкәр Роберт Сафиуллин җитәкчелегендәге бригада башкарган.
    - Иске Тәрбит һәм Кошманның үләт базы элек тә шушы урында иде. Без аны яхшылап күмдек. Бу объект­ларны ветеринария таләпләренә туры китереп төзедек, - диде Роберт Сафиуллин.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бригаданың эшне намус белән сыйфатлы итеп үтәвен әйтте.
    - Төзелеш эшләре рес­публика программасы ярдәмендә башкарылды, - диде ул. - Ел саен безнең районда әнә шундый ике биотермик чокыр файдалануга тапшырыла. Беккер чокырлары экологик һәм биологик яктан куркынычсызлыкны, ягъни төрле авырулардан саклауны тәэмин итү өчен кирәк.
    Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев әйтүенчә, Беккер чокырының өстенлеге шунда - анда ташланган биологик калдык, цистернадагы югары температура исәбенә, 30-40 көн эчендә таркалып бетә. Иске Тәрбит һәм Кошмандагы яңа чокырларга шушы җирлеккә караган авыллардагы шәхси хуҗалыклардан һәм җәмгыятьләрдән үлгән терлекләр китерелә. Мал суйганнан соң калган калдыкларны да теләсә кая ыргытырга ярамый. Алар Беккер чокырына ташланырга тиеш.
    Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да, биологик калдыкларны җыю, үтильләштерү һәм юк итүнең ветеринар-санитар кагыйдәләренә туры китереп эшләнгән мондый чокырның бик кирәк булуын ассызыклап, рәхмәтен ирештерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: