Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында терлекчелек тармагын тагын да нәтиҗәлерәк итүгә багышланган семинар узды

    Җәй - аз чыгымнар тотып, мул итеп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү чоры ул.

    Малларны хәтфәдәй яшел болында көтәләр, печәне дә җитәрлек, азыкның күп чагы. Әмма, шулай булуга да карамастан, терлекчеләр җәйге мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланып бетермиләр әле. Чөнки сөт саву күрсәткече кимегән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә Борындык фермасында үткән семинарда моның сәбәпләрен ачыкладылар. Ул күпчелек күрсәткечләрдән канәгать булмавын белдерде, әлеге тармак буенча хәлне яхшырту бурычын куйды.
    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринария врачлары катнашында узган семинарда терлекчелек тармагын тагын да нәтиҗәлерәк итү юллары турында фикер алыштылар."Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин терлекләрне ашату рационына тукталды, мал азыгын төрле өстәмәләр белән баету турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлее идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров терлекчелек тармагы буенча соңгы җиде айлык эшчәнлеккә анализ ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: