Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында укытучыларның традицион август киңәшмәсе алдагы уку елына старт бирде

    Укытучыларның традицион август киңәшмәсе алдагы уку елына старт бирде. Быел ул «Заманча мәгариф: яңа стратегик юнәлешләр - яңа карарлар» исеме астында узды.

    Бер мизгелдәй узып киткән җәйге каникулның соңгы атнасында укытучылар ел саен август киңәшмәсенә җыела. Гадәттә ул ике көн дәвам итә. Беренче көнендә фән укытучылары аерым мәктәпләргә җыелып, үзара фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. Икенче көнне пленар утырыш районның барлык укытучылары катнашында узды. Башка елларда анда гадәттә һәр мәктәптән берничә генә укытучы катнашса, быел барысын да чакырырга булганнар. Чөнки Олы Кайбычтагы мәдәният йортының тамашачылар залын «Йолдызлык»ның зона турын үткәрүгә бәйле рәвештә зурайтканнар иде. Төп доклад белән чыгыш ясаган мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров районда мәгарифне үстерүнең мөһим юнәлешләре турында сөйләде.

    Белем бирүнең сыйфатын яхшырту буенча бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Райондагы 340 укытучының 99,2 процентының югары белемгә ия булуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Узган уку елында 85 педагог квалификацияне күтәрү курсларын узган, былтыр көз мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары «Мәгариф системасында менеджмент» буенча белемнәрен арттырган. Балалар бакчалары эшчәнлеге, мәктәпкә әзерлекнең нәкъ менә биредән башлануына да басым ясалды. Докладта бердәм дәүләт имтиханнары турында да сүз булды. Быел Олы Урсактан Айсылу Газиева рус теленнән БДИны - 92, Олы Подберезьедан Артемий Решеткин, Олы Кайбычтан Гөлнара Шәрәфиева, Азат Хәбибуллин - 90, Олы Кайбычтан Айсылу Бикбова, Иске Тәрбиттән Наталья Николаева - 87, Алсу Ганиева, Резедә Зиннәтуллина - 84, Иске Тәрбиттән Анна Бичарина - 82 баллга тапшырган. Җәмгыять белеменнән Федоровскоедан Катерина Серякова, Олы Кайбычтан Гөлнара Шәрәфиева 90 балл җыйган, ә татар теле буенча Иске Тәрбиттән Наталья Николаева - 86, Олы Кайбычтан Раилә Гайфетдинова - 84, Олы Кайбычтан Резедә Зиннәтуллина биологиядән 81 баллга ия булган. Шул ук вакытта быел бер укучы математикадан имтиханын бирә алмаган һәм аттестатсыз калган, аны яңадан тапшыру мөмкинлеге бар. Район буенча 11 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Белемнең сыйфатына ясалган рейтинг буенча беренче урында Олы Кайбыч мәктәбе, Федоровское - икенче, Чүти - өченче, Олы Подберезье - дүртенче, Иске Тәрбит - бишенче, Хуҗа Хәсән - алтынчы, Олы Урсак - җиденче, Надеждино мәктәбе сигезенче урыннарда. Ә белем бирүнең сыйфаты буенча республика буенча 33нче урында. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин моңа борчылуын белдерде:

    - Бүген район мәктәпләрендә яхшы белем бирү өчен бөтен шартлар да бар. Ун позициягә артка төшү безне бер дә бизәми. Шуңа да һәр укытучы, һәр директор үз эшен анализласын, бурыч куйсын иде. Без дә үз ягыбыздан уйланачакбыз. Район бюджетының 60 проценты мәгарифне үстерүгә китә. Бездә мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләре иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Бу уку елында мәгарифнең сыйфатын арттыру бурычын куям. Яхшы итеп ремонтланган, җиһазландырылган мәктәпләрдә укыту да яхшы булырга тиеш. Мин укытучыларга зур хөрмәт белән карыйм һәм аларның моңа ирешәчәгендә шигем юк, - диде ул.

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Рина Бәдриева, Казан федераль университетыннан Наталья Зинина да уку-укытуның сыйфатын арттыру буенча үз киңәшләрен бирде, ярдәм итәчәкләренә әзер булуларын белдерде.

    Педагоик киңәшмәгә хезмәт ветераннары да чакырылган иде, аларны чәчәкләргә күмделәр, юбилярларны, яшь укытучыларны хөрмәтләделәр, мәгарифтә аерым уңышларга ирешкән укучыларга бүләкләр тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: