Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында “Уңыш -2017” операциясе кысаларында ике кеше тоткарланган

    Кайбыч районында 24 июльдән 17 сентябрьгә кадәр "Уңыш-2017" оператив-профилактик операциясе үткәрелә. Бу хакта Кайбыч полициясенең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы, полиция майоры Альберт Шәфиев хәбәр итте.

    Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылучы әлеге чара урып-җыюда, азык хәзерләүдә урлашуларга, югалтуларга, әрәм итүләргә юл куймау максатында үткәрелә. Кайбыч районында полиция хезмәткәрләреннән торган вакытлыча оператив штаб һәм эшче төркем булдырылды. "Уңыш -2017" операциясе кысаларында, Кайбычның хокук сакчылары ике кешегә беркетмә төзегән. Бер рулон печән урлаган өчен Чүти авылы кешесе, ашлык урлаган өчен Надеждино авылы кешесе тоткарланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: