Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында ярминкә узды

    Брюква - кәбестәлеләр семьялыгына керә торган ике еллык яшелчә. Безнең җирлеккә дә катнашы бар булып чыкты аның. Чөнки Олы Кайбычта узган көзге ярминкәнең иң эксклюзив тамыразыгы иде ул!

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре катнашында узган көзге ярминкә почта бинасы каршындагы мәйданда иртәнге җидедә шаулап-гөрләп башланып китте. Инде сагындырыр­га да өлгергән җылы кояш нурлары, сәүдә нокталарындагы күңелле шау-шулар, дәртле музыка, үлчәүләр шыгырдавы... мәйданда рәхәт бер бәйрәм халәте таралган иде бу мизгелдә.

    Бәрәңге 10-15 сум, баланның килосы 25 сум, кишер, суган, чөгендернеке - 15 сум, кабакны килосын 10 сумнан алып була иде. Печән, бөртекле ашлык, ит, сөт продукциясе дә бар. Әйе, ярминкәдә көзге уңыш мулдан килгән, тик менә алучысы гына... Әллә көзге ярминкә буласын ишетеп җиткермәгән халык, әллә Кайбыч халкының үз бакчасындагы уңыш зур булган?!

    Ни генә дисәгез дә, хәзер товарны дөрес һәм матур итеп халыкка тәкъдим итә белү заманы. Менә салтыйганлылар моны күптән белә күрәмсең! Савытлардагы «Салтыйган катыгы», «Салтыйган сөте» кебек язулар бик тиз игътибарны үзенә тартып алды. Ә бит уйлап карасаң, Кайбыч районында һәр авылда диярлек авылның бренды булырлык әйберләр бар. Менә Борындык авыл җирлеге әзерләгән сәүдә ноктасы. Иң беренче булып, бакча җимешләре белән бергә өстәл уртасында майланып, күпереп пешкән юкалар тора. Авыз суларың килерлек! Борындык осталары пешергән мондый юка өчен 40 сум кызганыч түгел, мин дә бер юканы сумкага салып куйдым. (Кайткач бик тәмләп чәй эчтек, юка чыннан да искиткеч иде!) Борындыклылар әзерләгән сәүдә ноктасының тагы бер үзенчәлеге - палатка очына эленгән киндер сөлге. Якты да, матур да, бәйрәмчә дә! Ә колаңгылылардан балык, тозланган кәбестә, гөмбә сатып алып була иде. Эксклюзив тамыразык сатучылар янына да тукталыйк. Ульянково авыл җирлегенә караган сәүдә ноктасында ниләр генә юк! Алда әйтелгән брюква да, петрушка тамыры, шалфей... Боларның барысын да бу җирлектә почтальон булып эшләүче Наталья Шаландина үз бакчасында үстерә икән. Биш бала анасы да, тырыш бакчачы да булып чыкты бу ханым. «Бакчамда төрле әйберләр үскәнне яратам, һәр ризыкта үзенә күрә шифа бар», - ди ул.

    Кошманлылардан юкә мунчала алдык. Алар әле кып-кызыл җиләкләре белән дә шаккатырды! Олы Подберезье пекарнясы ипи пешереп килгән... Һәр авыл җирлеге әзерләп килгән товарлар турында язарга гәҗиттә урын гына җитми, юкса һәрберсе мактауга лаек! Ярминкә белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да танышып чыкты. Танышып кына калмыйча, һәрбер сәүдә ноктасы янына тукталып, сатуга куйган товарлар белән дә кызыксынды ул. Яхшы балны ничек аерырга, авыл тавыгы чиста йомырка сала аламы, бәрәңге уңышын ничек арттырырга... һәр сәүдә ноктасы янында сөйләшер сүз, кызык темалар табылды. Ахырдан район башлыгы ярминкәгә карата үз фикерен дә белдерде: «Ярминкә бик матур оештырылган, авыл җирлекләре дә, хуҗалыклар да оешкан төстә җыелып килгән. Ит, бәрәңге, сөт, печән, барысы да бар. Һава торышы да бик матур. Тик ярминкәгә килүче халык кына азрак. Киләсе ярминкәләргә райондашларның күбрәк катнашуын теләр идем!» - диде ул.

    Мондый ярминкәләрнең гади бер сатып алучысы булып йөрергә мин дә бик яратам. Кибет киштәсендә булмаган ниндидер җан җылымлы, авыл җылысын, кул җылысын саклаган җанга ятышлы тәмле әйберләр күп була монда. Бу ярминкәдән дә, авыз итеп карарга дия-дия төрле тәм-том күп алдык. Сарымсак бик тиз сатылып бетте, менә аңа өлгермәдем, ә Кошман кортын алырга килгән идем, ахыргысын Альберт Илгизәрович сатып алып китте, диделәр. Шуңа безгә Борындык корты белән сыйланыр­га туры килде. (Бик тәмле иде, рәхмәт сезгә!)

    Шагыйребез Тукай базар турында «кемдер алдый, кемдер алдана»дисә дә, Кайбыч ярминкәсенә бу гыйбарә һич туры килми иде. Чөнки авыл хуҗалыгы товарлары бәяләрен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләгән, алар бөтен җирдә дә бертөрле. Ярминкәләрне оештыру максаты да - халыкка ярдәм, кышка запас туплау өчен бит. Шуңа күрә, ярминкәләргә йөргәләгез, райондашлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: