Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында яшь депутатлар очрашты

    Сентябрь сайлауларында халык ышанычын яулаган депутатлар үз вазифаларына керештеләр инде. Авыл җирлекләрендәге җирле үзидарә органнарына әле беренче тапкыр гына сайланган яшь депутатлар да бар. Шушы көннәрдә генә үзәк китапханәдә алар белән җылы очрашу булды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге оештыр­ган бу очрашуда яшьләр белән депутатлык тәҗрибәсе зур булучылар -...

    - Сайлаучылар сезгә ышаныч белдереп тавыш биргән икән, аларның ышанычын акларсыз дип уйлыйм һәм халык­ка хезмәттә уңышлар телим, - диде партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина.
    Депутатлык тәҗрибәсе җитәрлек булмаса да, аларның барысы да үз алларына максатлар куйган инде. Кече Мәмедән Юрий Дунаевның үзе сайланган урамда авыл җирлеге, дуслары ярдәме белән балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру теләге бар. Башка авыл җирлекләреннән килгән яшь депутатлар да аны хуплады. "Балалар безнең киләчәгебез, дәвамчыларыбыз, бала чаклары онытылмаслык булып истә калсын өчен без аларга шартлар тудырырга тиешбез", диде алар. Кошманнан Марсель Садриев үзе яшәгән урамнан депутат булып сайланган, ул шул урамда җирле җитәкчеләр ярдәмендә юл проблемасын хәл итәргә уйлый. Кече Кайбычтан Фәрит Зиннуров авылдашларын иң борчыган проблема - чиста су белән тәэмин итү. Яшь депутатларны авылларның чисталыгы, экологик хәл дә борчый. Фәрит Зиннуров һәр авылда көнкүреш калдыкларын туплау урыны булдыру мәсьәләсен дә күтәрде. Шушы авылда яшәүче Кад­рия Әхтәриева хаклы: без үз төбәгебезнең күренекле шәхесләрен дә онытырга тиеш түгелбез. Киләсе язда якташыбыз, халкыбызның күренекле опера җырчысы Галия Кайбицкаяның 110 еллык юбилее. Әлеге датага кадәр Кече Кайбыч авыл клубының ремонтланасына ышана ул. Олы Кайбычтан сайланган яшь депутат Алия Биккулова Кече Кайбыч ягыннан авылны әйләнеп үтүче юл кирәклегенә басым ясады.
    Район Советы депутаты Рәмис Хәялиев алар күтәргән барлык мәсьәләләрнең дә мөһим булуына басым ясап болай диде:
    - Сезнең инициативаларыгыз мактауга лаек, күренеп тора, җирлегебез тормышына битараф түгелсез. Һәр депутат үзе сайланган округтагы проблемаларны белергә, халык гозерен җирле җитәкчеләргә җиткерергә, әлеге проблеманы хәл итүдә үз өлешен кертергә тиеш. Депутатларны юкка гына халык хезмәтчесе димиләр. Алар - халык белән җирле хакимият арасындагы элемтәне бәйләүче звено. Депутат үз округында гына бикләнеп ятмыйча, тулаем авыл проблемаларын хәл итүдә катнашырга тиеш.
    Районда яшьтән үк депутат булып сайланып, өлкән яшькә җитсә дә, халык хезмәтчесе булып калган тәҗрибәле депутатлар бар. Шундыйларның берсе - Чүти авыл җирлегенә караган Олы Тәрбиттән сайланган депутат Василий Уткин.
    - Депутат булып, беренче тапкыр 1968 елда сайландым. Шуннан һәр чакырылышта диярлек сайланып килдем. Заманалар үзгәрсә дә, безгә куелган таләпләр шул ук кала бирә. Авыл җирлегендәге зур чыгымнар таләп итә торган эшләрне без референдум үткәреп, үзара салымга акча җыеп хәл итү практикасын керттек. Бу эштә депутатлар авыл җирлеге башлыгының ярдәмчесе булырга тиеш, - диде Василий Уткин.
    Рәмис Хәялиев Василий Уткинның авыл тарихын өйрәнүен, музей ачуын, элек биредә ярминкәләр гөрләве, шул традицияләрне бүген дә дәвам итәргә тырышып, авыл көне, ярминкә үткәрүне күтәреп чыгуын, хәзерге вакытта аның инициативасы белән булачак чиркәүгә нигез салынуын искә алып үтте.
    Әлеге очрашуда референдумнар үткәрү тәҗрибәсен дәвам итеп, үзара салымнан җыелган акчаларны авылда булган юл төзү, су кертү проблемаларын хәл итүгә тотарга кирәк дигән фикергә килделәр.
    - Мин бу очрашудан соң депутатның нәрсә эшләргә тиешлеген тагын да ачыграк аңладым, - диде Федоровскоедан Альбина Гыйләҗева.
    Яшь депутатлар резолюция кабул итте:
    "Без, яшь депутатлар очрашуында катнашучылар, авыл җирлекләрендә балалар мәйданчыклары төзүне мөһим мәсьәлә дип саныйбыз. Төрле уеннар өчен мөмкинлекләр тудырылыган, матур эскәмияләре, карусель, таганнары да булган балалар парклары яшьләрнең дә яраткан урыннына әйләнер, авылларга ямь биреп торыр иде. Авыл халкы берләшеп, шушы эшкә тотынса иде. Районда яшәүчеләр безнең тәкъдимне хуплар һәм 2016 елда авылларда шундый парклар барлыкка килер дип ышанасы килә.
    Безне экология һәм тирә-юньнең чисталыгы мәсьәләсе дә битараф калдырмый. Районда яшәүчеләр көнкүреш калдыкларын рөхсәт ителмәгән урыннарга түкмәсен иде. Экологик өмәләрдә дә актив катнашырга кирәк. Без яшәгән тирәлек чиста булсын, үзебездән соң киләчәк буыннарга бай табигый мирас калдырыйк".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: