Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында «Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды

    "Йолдызлык" фестиваленең финал концерты Олы Кайбыч мәдәният йортында шаулап-гөрләп узып та китте. Кайбычлылар әлеге фестивальне ел саен көтеп ала һәм яратып карый. Бу юлы да тамашачылар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бәйгедә катнашучыларның җитәкчеләре, ата-аналары да монда, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә әлеге искиткеч могҗизаны карарга килгән....

    - «Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты - безнең барыбыз өчен дә зур бәйрәм ул, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән узучы фестиваль ЮНЕСКО дәрәҗәсендә үтә. Бәйге ел саен талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Җитәкчеләре алар белән даими шөгыльләнә, рәхмәт үзләренә. Сезгә Буада узачак зона турында да уңышлы чыгыш ясарга насыйп булсын.
    Безнең Кайбычта фестивальгә әзерләнүгә бик җитди карыйлар, ул -район башлыгы контролендә. Анда теләге, сәләте булган һәр укучы катнаша ала. Гала-концертта гына да 140лап яшь талант чыгыш ясады. Аларның иң кечкенәсе - Кошманнан Самир Гыйсмәтуллинга дүрт кенә яшь әле. Чыгыш ясаучылар "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Конферанс", "Хореография" номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте.
    Концерт Иске Чәчкабтан районда гына түгел, республикада танылу алган «Салават күпере» ансамбле чыгышы белән башланып китте. Хәзер аларның кече төркемнәре дә оешкан, зурлар мәктәптән киткәндә, алмаш бар. Кечкенәләр дә өметле күренә. Әнә, "Урам көе"н ничек оста башкардылар! Олы Кайбычтан "Мизгел" триосы, Бәрлебашыннан "Нур"ансамбле кызлары Зилә Рәхмәтуллина белән Диләрә Әскәрованың җыр­лавын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Ә Борындыктан нәни Зәмирә Зарифуллина «Әдрән диңгез» белән үзенә әсир итте. Олы Кайбычтан Диләрә Идиятуллинаның "Йолдызлык" сәхнәсендә беренче генә тапкыр чыгыш ясавы әле. Нәфис сүзгә дә, җырга да сәләте сизелеп тора.
    Бию коллективлары безне ел саен күз явын алырлык яңа костюмнары белән сокландыра! Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасының "Топотушки", "Авыл денс", Федоровскоеның "Грация" биючеләренең костюмнары чыннан да бик матур иде.
    - Хореографыбыз Ринат Хәйруллин белән без биючеләрнең киемнәренә аерым игътибар бирәбез, - диде "Авыл денс" бию коллективы җитәкчесе Рамилә Әбләзова. - Зона, респуб­лика этапларында жюри сәхнә киемнәренең дөрес сайланышын күз уңында тота. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур, ул безнең ихтыяҗны истә тотып, күлмәкләр тектергәндә матди ярдәм күрсәтә. "Татарстан - уртак йортыбыз" республика этно-мәдәни фестивалендә җиңгән өчен бирелгән сертификат акчасына һәм район ярдәме белән 36 биючебезгә яңа костюмнар тектердек. "Йолдызлык" республика үзәге директоры Дмитрий Туманов Кайбыч укучыларының талантына соклануын яшерми. Без быел заманча эстрада стилендәге һәм чуваш халкы костюмнарына заказ биргән идек. Дөрес сайланган сәхнә киеме - ул ярты уңыш, дигән сүз. Без икенче ел инде Казанда эстрада артистлары арасында танылу алган рәссам-модельер Людмила Волкова белән хезмәттәшлек итәбез.Тамашачылар яратып өлгергән "Сәлам", "Закарпатье" биюләре өчен киемнәр дә аның иҗат җимеше. Элек коллективта 28 бала шөгыльләнсә, хәзер аларның саны кырыкка җитә. Өч-дүрт ай эчендә ике бию өйрәнеп өлгерергә кирәк, шуңа да репетиция­ләр кайчакта өчәр-дүртәр сәгатькә сузыла. Бу җиңел түгел, әмма укучылар безгә теләп йөри, ата-аналар да хуплый. Быел халык коллективы исеме алу уе белән янып йөрибез.Безнең районда бию коллективлары күп, яңалары да оеша. Фес­тивальнең районда узучы турларында жюри әгъзасы буларак, шуны әйтә алам: яшь биючеләргә, бигрәк тә Мәлки зонасына тәҗрибәле хореографлар кирәк. Быелгы бию коллективлары эчтәлеге ягыннан кызыклы хореографик композицияләр тәкъдим итте. Биючеләр саны да күп, аларга хәтта сәхнә тар кебек тоелды.Чүти мәктәбе укучыларының "Мин рәсем ясыйм", Олы Подберезьедан "Ромашка" биючеләренең киләчәге өметле. Олы Кайбычтан Азалия Җәләлетдинова, Гөлназ Гайнуллина, Азалия Миңнуллина, Олы Тәрбиттән Марина Тараканова -барысы да Буада җырга осталыкларын күрсәтәчәк.
    Кече Мәме мәктәбендәге "Оригинальлек" вокал-сәнгать түгәрәге җитәкчесе Анастасия Киселева фестивальгә Анна Ворожейкинаны әзерләгән. Ул уртанчылар арасында "Вокал-соло" да җиңде.
    - Аня моңа кадәр дә "Йолдызлык"та катнашкан, әмма бер дә җиңү яуламаган, шуңа да быел катнашасы килмәде. Миңа аны бик каты үгетләргә туры килде, үз-үзе­нә ышаныч тудыра алдым һәм без уңышка ирештек, - диде ул. - Фес­тивальгә дүрт укучы әзерләгән идем, икесе җиңде, Арина Кудряшова да икенче урынга чыкты.
    Анна үзе дә фикерләрен җиткерде:
    - Кайчандыр апам Светлана да гала-концертта катнашкан иде, ниһаять, минем дә зур хыялым тормышка ашты. Мин бик шат.
    Бәйге конферансьелары - Иске Чәчкабтан Баязит Хәсәнов белән Илгизә Хөсәенова, Арысланнан Анна Гагаева белән Валерия Решеткина быел тагын да остарган, сүзнең тәмен белеп сөйлиләр. Олы Кайбычтан Камилә Сафиуллина белән Мәлкидән Вадим Бичарин сәхнәдә үсте дисәк тә була. Район башлыгы узган елгы фестивальдә җитәкчеләргә малайлар, егетләрне дә күбрәк катнаш­тыру таләбен куйган иде. Быел аларның саны чыннан да күпкә арткан! Олы Кайбычтан Артем, Никита Русовлар, Никита Макаров, Олы Подберезьедан Алексей Дружинин, Иске Тәрбиттән Сергей Васильев, биючеләр...Әнә никадәр күп алар!
    Район башлыгы бәйге финалистларын, аларның остазларын бүләкләү өчен сәхнәгә әллә ничә тапкыр күтәрелде. Аларның һәрберсенә дипломнар, акчалата призлар һәм ап-ак хризантемалар тапшырылды. Ә фестиваль үзе барлык катнашучыларның кояш дискотекасы белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: