Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында “Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары башланды

    Балалар һәм яшьләрнең яраткан фестиваленә әйләнгән "Йолдызлык"ның райондагы сайлап алу турының беренчесе Мәлки авылындагы күпфункцияле үзәктә үтте.

    Сәнгать яратучы балалар әлеге фестивальне ел саен зур түземсезлек белән көтеп ала. Шуңа да анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара һәм яңа талантлар ачыла. Фестивальдә балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан алып, өлкән классларда белем алучыларга, яшьләргә үз талантларын ачарга мөмкинлек бирелә.

    Кечкенәләр төркемендә "Вокал-соло" номинациясендә чыгыш ясаучылардан Мәлкидән Вадим Бичарин һәм Олы Тәрбиттән Богдан Волков финалга үтте. Икенче кечкенәләр төркемнән Хуҗа Хәсән авылыннан Юлия Макарова, Чүтидән Алсинә һәм Ислам Ярхәмовлар дуэты, шул ук авылдан Камилә Солтанова, Олы Тәрбиттән Дарья Саванина да финалда чыгыш ясаячак. Иске Тәрбиттән нәфис сүз остасы Диана Петухова да алар арасында.

    "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә чыгыш ясаган "Балтырган"ансамбленә (Мәлки) фестивальнең дипломы тапшырылачак. "Хореография" номинациясендә чыгыш ясаучыларның берсе дә финалга узмады. "Йолдызлык" фестиваленең район туры 12 мартта Олы Кайбыч мәдәният йортында үтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: