Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районындагы мәктәп автобуслары нинди хәлдә?

    Мәктәп укучыларын йөртүче автобуслар төзекме? Укучылар гомере өчен куркыныч түгелме? Әнә шул максаттан чыгып, автобусларның иминлек таләпләренә туры килүе тикшерелде.

    Автобусларның төзеклегенә район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфат Әхмәтов, транспорт чаралары буенча техник-эксперт Рөстәм Хикмәтуллин бәя бирде. Алар автобусларның фаралары, габарит, борылганда кабызыла торган утлары, сигналы, артка чигенгәндә сигналы эшләү-эшләмәве, тәгәрмәчләренең, тормазларының торышы, янгын сүндерү чаралары (огнетушитель), аптечкалары булуы, тәрәзәләрен тикшерде.

    - Балалар йөртүче мәктәп автобуслары катнашында төрле шәһәр-районнарда күзәтелүче юл һәлакәтләре турында матбугат чаралары аша белеп торабыз. Кемнеңдер гаебе, ваемсызлыгы аркасында бер гаепсез балаларның гомере өзелүен, гарип калуын беребез дә теләми. Әнә шуңа да профилактик эшчәнлек белән шөгыльләнәбез. Бер автобусны карап, төзеклеген, кимчелекләрен ачыклап, аңа бәя бирү өчен әллә ни күп вакыт кирәкми. Кимчелекләрне вакытында ачыклау бәла-казаларны булдырмый калырга ярдәм итә, - диде Илмас Гарәфетдинов.

    Тикшерүчеләр автобусларда җитди кимчелекләр тапмады. Кайберләренең көпчәкләре туза башлаган, күбесенең руль системасында кайбер җитешсезлекләр бар, кайберләренең бер яисә ике лампасы янмый.

    - Шул бер лампа да юл һәлакәтенә сәбәпче булырга мөмкин. Әйтик, автобуска уңга яисә сулга борылырга кирәк, ул борылу сигналын кабыза, ләкин, лампочкасы янмый. Бу вакытта каршы килүче транспорт белән идарә итүче аны турыга бара дип уйларга мөмкин. Шуннан юл-транспорт һәлакәте килеп чыга, кеше гомерләре өзелә. Мондый бәхетсезлекләргә юл куймас өчен, һәркем үз эш участогында җаваплылык хисе тоеп эшләргә тиеш, - диде Рөстәм Хикмәтуллин. - Бүген без караган автобусларның барысында да диярлек кечкенә генә булса да кимчелек табарга була иде. Ә менә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Мәсхүд Галиев идарә иткән "КАВЗ-397633" автобусында бернинди кимчелек тапмадым. Күп нәрсә җитәкчеләргә һәм акчага бәйле, чөнки җитәкче запас частен вакытында бирә икән, шофер аны вакытында урнаштыра.

    Мәсхуд абыйдан, моңа ничек ирештең, дип сорагач, болай дип җавап бирде:

    - Мин шофер булып 1985 елдан бирле эшлим. Соңгы сигез елда мәктәп автобусында балалар йөртәм. Йөк машинасында эшләүгә караганда, автобуста эшләү икеләтә җаваплы. Чөнки балалар язмышы өчен җавап бирәбез. Шуңа күрә автобусны даими карап торам, төзеклеген тикшерәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: