Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының 11 нче класс укучылары кышкы ГТО тапшырды

    Олы Кайбычта район мәктәпләренең 11нче класс укучылары арасында ГТО буенча кышкы фестивальнең муниципаль этабы үтте.

    Укучылар пневматик винтовкадан ату һәм озынлыкка сикерү буенча норманы Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында тапшырды. Озын дистанциягә йөгерү нормасын яңа паркта үтәделәр, ә йөзү буенча "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү үзәгенә җыелдылар. Ярышлар, класстан тыш чара гына булып калмыйча, укучыларда спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну да уята. Спорт үсеп килүче буынның сәламәтлеген, физик үсешен һәм физик әзерлеген дә ныгыта, ихтыяр көче тәрбияли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: