Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының барлык Кыш бабае бергә җыелды

    Яңа ел! Яңа ел! Яңа елга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Һәр җирдә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Ә без, кайбычлылар, үзебезнең кәефне ничек күтәрәбез? Һәрбер Яңа ел бәйрәме алдыннан бәйрәмнең үзе түгел, аңа әзерлек - чыршы бизәү, бүләкләр сатып алу, урамнарның бизәлеше мөһим. Өстәвенә, һава торышы да бик кулай: кары...

    "31 декабрьдә һәр елны без дуслар белән бергә мунчага барабыз". Юк-юк, бу "Ирония судьбы, или с легким паром!" түгел. Сүз Эльдар Рязанов фильмындагы гадәт турында... Кайбыч районындагы барлык оешма-предприятие, авыл җирлекләреннән килгән Кыш бабай һәм Кар кызларының район үзәгенә җыелуы да гадәткә кереп бара.

    26 декабрьдә көндез алар бер-бер артлы җәмәгатьчелек үзәгенә килә башлады. Бирегә төп Кыш бабай - Великий Устюг Кыш бабае килде. Алар берсеннән-берсе матур иде. Кыш бабайлар парадында җылы теләкләр, уен-көлке яңгырап торды:

    - Яңа ел белән!

    - Яңа бәхетләр белән!

    - Сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез!

    - Дөньялар тыныч булсын!

    Салкын җилдә бит очлары кызарган Кыш бабайлар бөтен урамны тутырып, кышкы Кояшлы бульвар буйлап атлады. Аларга хөрмәт зур: машиналар юл бирде, узып баручылар телефоннан фотога төшерде. Парадны каток янында урман гүзәле - районның төп чыршысы каршы алды. Унике метрлы Яңа ел чыршысы быел күз явын алырлык матур. Кайбычта бу кадәр матур чыршы куелганы юк иде әле. Бала-чага, олысы-кечесе, гомумән, могҗиза көткән һәркем бирегә җыелды. Хәтта салкын да куркытмады. Төп Кыш бабай барчасын бәйрәм белән котлады, чыршының утларын кабызды. Аннары чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде. Җырлар, шигырьләр, уен-көлке бөтен тирә-якка яңгырап торды. Кыш бабайлар балаларга күчтәнәчләр өләште. Туңганнар кайнар чәй белән җылынды. Ә инде бәйрәм салюты Кайбыч күген аллы-гөлле утларга күмде. Яңа ел котлы булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: