Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны Николай Зайцев күркәм юбилеен билгеләп үтте

    Симәки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны Николай Зайцевка бу көннәрдә 90 яшь тулды.

    Ветеранны олы юбилее белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа Россия Президентының котлау открыткасын һәм үз бүләген тапшырды. Ул аңа халкыбыз тынычлыгын саклауга, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше өчен тирән рәхмәтен белдерде. Озак еллар дәвамында Олы Кайбыч мәктәбендә укыткан ветеранга мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде һәм:
    - Районда мәгариф системасында эшләгән ир-атлар арасыннан 90 яшькә җиткән бердәнбер кеше ул Николай Иванович, - диде. - Мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек, физкультура дәресләре укыткангадыр, ул һәрвакыт төз, туры гәүдәле, егетләрчә пөхтә йөрде, хәзер дә шулай.
    Сүзгә аның урынбасары Рамил Зиннәтуллин кушылды:
    - Мин Николай Ивановичның күпсанлы укучыларының берсе. Аның дәресләрен әле дә сагынып искә алабыз. Педагог һөнәрен сайлавыма да ул йогынты ясады, - диде.
    Юбилярның хәтере яхшы булуы сокландырды безне.
    - Еш кына үткәннәргә борылып карыйм да, тормышым заяга узмаган икән дип уйлап куям. 15 яшемнән колхозга хисапчы итеп куйдылар. Сугыш башлангач, үзем теләп ФЗӨгә укырга киттем. Өч айдан аны ташлап, күршем Николай Федоров белән дары заводына эшкә керергә туры килде. 1944 елда унтугыз яшемдә фронтка алдылар. Пехотада хезмәт иткәч, безгә гел җәяү йөрергә туры килде. Сугыш беткәч тә, Европа илләре буйлап җәяүләп кайтырга туры килде. Ә озак яшәвемнең сере, һәрвакыт хәрәкәттә булуымдадыр. Әле хәзер дә йокыдан торгач, һәр көнне физик күнегүләр эшлим. Яшьләр белән очрашуларга еш чакыралар, аларны да спортны яратырга өндим.
    Мари Илендә яшәүче улы Евгений, Мәскәүдән кызы Вера белән кияве Михаил да кайткан әтиләрен котларга.
    - Әтиебез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Әниебезне югалту ачысын авыр кичергән иде ул. Балалары янына читкә китәсе килмәде. Без мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырышабыз, һәрвакыт элемтәдә торабыз. Татарстанда өлкәннәргә хөрмәт белән карауларына бүген тагын бер кат инандык, - диде кызы.
    Безне озатканда Николай Иванович: "Аягыгыз җиңел булсын, бүген минем кунак­лар кабул итә торган көн. Дусларым, туганнарым, танышларым күпләп килсен", - дип теләп калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: