Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының өч эшмәкәре алтын йөзлеккә кертелде

    Узган атнада Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек» бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Кайбыч районыннан әлеге бәйгедә "Авыл хуҗалыгы" номинациясендә Рамилә Щукина, «Яшьләр эшмәкәрлеге»ндә - Фәрит Зиннуров һәм «Транспорт» номинациясендә Рифкать Хәсәнов җиңүгә иреште.

    Йөз иң яхшы эшмәкәрне, халык тарафыннан бирелгән тавышларны да исәпкә алып, дәүләт власте органы, тармак ассоциациясе вәкилләреннән, бизнесменнардан торган компетентлы жюри сайлаган. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм профильле министрлыклар вәкилләре тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: