Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге грант отты

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында инженер-техник компетенцияләрне үстерү үзәкләре оештыру буенча сайлап алу конкурсы үтте. Аның нәтиҗәләре буенча, районның "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге (проектның җитәкчесе - үзәк директоры Наталья Баһавиева) грант отты.

    Конкурста республиканың унбер районыннан унике белем бирү учреждениесе катнашты. Конкурс комиссиясе шуларның тугызын сайлап алды. Әлеге учреждениеләр инженер-техник компетенцияләрне үстерү үзәге статусын алачак һәм аларга заманча җиһазлар биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: