Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының хоккей командасы Чистайдан көмеш медаль белән кайтты

    24-25 мартта Чистай шәһәрендә боз сарайлары булмаган районнар командалары катнашында хоккей буенча ир-егетләр арасында Татарстан Республика беренчелегенең финал этабы үтте. Әлеге ярышта Кайбыч командасы икенче урынны яулады.

    Теләче районы командасына 3:5 исәбе белән оттырып, калган көндәшләрен җиңеп, уйнаучы-тренер, Татарстанның атказанган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Кайбыч җыелма командасы көмеш медаль яулады.Бу хакта район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: